Балаларның юл иминлеге — уртак бурыч
Җәйге каникулдан соң укучыларның көндәлек тормышына юл аша чыгу, җәмәгать транспортыннан файдалану, мәктәпкә җәяү яки велосипед, самокат белән бару яңадан башланачак. Шуңа күрә балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтүгә аеруча зур игътибар бирелә.