21 июнь 2026 яңалыклары
-
Чөмә-Елгадан Фәрхетдин Галимов 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Аны юбилее белән Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәзилә Шәймәрданова котлады.
-
Татарстан авылларында торакның норматив бәясе артырга мөмкин
2027 елда Татарстанның авыл җирлекләрендә социаль түләүләрне исәпләгәндә кулланыла торган торак мәйданының бер квадрат метры бәясен арттыру күздә тотыла. Тиешле документ проекты хәзерге вакытта экспертиза уза
-
Ветеран ашыгыч ярдәм бригадасын котлый!
Һөнәри бәйрәмнәре белән. Котлауларга без дә кушылабыз.
-
Район башлыгы Алмаз Хисаметдинов медицина хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Районыбызның хөрмәтле медицина өлкәсе хезмәткәрләре, бу тармакта эшләп лаеклы ялга чыккан кадерле ветераннар! Июнь аеның өченче якшәмбесендә без, гадәттәгечә, Медицина хезмәткәре көнен билгеләп үтәбез. Язмышларын әлеге игелекле һөнәр белән бәйләгән барлык хезмәткәрләрне профессиональ бәйрәм белән чын күңелдән тәбрик итәм!
-
Бердәмлек көчендә – җиңүгә өлеш
Һәр кеше бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә ярдәм итәргә, җиңүне якынайтуга үз өлешен кертергә тырыша.
-
Казан Кремлендә Хәтер һәм кайгы көненә багышланган «Җиңү нуры» тамашасы күрсәтеләчәк
21 июнь кичендә Казан Кремленең Спас манарасы янында Бөек Ватан сугышы елларындагы батырлыкны һәм хезмәт каһарманлыгын искә алуга багышланган мультимедиа тамаша узачак. «Җиңү нуры» акциясе кысаларында шәһәр халкы һәм кунаклары тарихи вакыйгаларны чагылдырган яктылык инсталляцияләрен күрә алачак.