Районыбызның хөрмәтле медицина өлкәсе хезмәткәрләре, бу тармакта эшләп лаеклы ялга чыккан кадерле ветераннар! Июнь аеның өченче якшәмбесендә без, гадәттәгечә, Медицина хезмәткәре көнен билгеләп үтәбез. Язмышларын әлеге игелекле һөнәр белән бәйләгән барлык хезмәткәрләрне профессиональ бәйрәм белән чын күңелдән тәбрик итәм!
Сәламәтлек сагында тору – ул гади һөнәр генә түгел, ә югары квалификация, батырлык һәм сабырлык таләп итә торган, җәмгыятьнең иң кирәкле һәм иң әһәмиятле профессиясе.
Бүгенге көндә, илкүләм проектлар нигезендә, хөкүмәтебезнең медицина өлкәсендә ярдәме зур: авылларда яңа фельдшер-акушер пукнтлары ачыла, яңа җиһазлар кайтартыла, кадрлар мәсьәләсендә дә уңай үзгәрешләр бар. Киләчәктә дә райондашларыбызның сәламәтлек сагында уяу булырсыз, хезмәтегезне намус белән башкарырсыз дип ышанам.
Аерым рәхмәт сүзләрен сәламәтлек саклау өлкәсе ветераннарына җиткерәм. Яшь буын, өлкәннәрнең тәҗрибәсенә таянып, аларның эшен җаваплылык белән дәвам итә. Районыбызның медицинада ирешелгән күп кенә казанышлары – сезнең хезмәтегез нәтиҗәсе.
Хөрмәтле медицина хезмәткәрләре! Бу тантаналы көндә Сезгә ныклы физик һәм рухи сәламәтлек, озын гомер, күңел тынычлыгы, гаилә иминлеге телим! Гаять җаваплы, тирән белем, зур осталык һәм бай тәҗрибә таләп иткән эшегездә уңышлар һәрвакыт юлдаш булсын!
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев