erid:2VtzquqpS7d
Чөмә-Елгадан Фәрхетдин Галимов 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Арча яңалыклары

Чөмә-Елгадан Фәрхетдин Галимов 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Аны юбилее белән Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәзилә Шәймәрданова котлады.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәзилә Шәймәрданова 21 июньдә Чөмә-Елга авылында яшәүче Фәрхетдин ага Галимовны 95 яшьлеге белән котлады. Аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Алмаз Хисаметдиновның Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.

Фәрхетдин ага 10 яшеннән колхозда эшли башлый, сугыш чоры авырлыкларын үз җилкәсендә татый. Хатыны Сәйделбанат белән 8 бала тәрбияләп үстерәләр.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев