erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Казан Кремлендә Хәтер һәм кайгы көненә багышланган «Җиңү нуры» тамашасы күрсәтеләчәк

21 июнь кичендә Казан Кремленең Спас манарасы янында Бөек Ватан сугышы елларындагы батырлыкны һәм хезмәт каһарманлыгын искә алуга багышланган мультимедиа тамаша узачак. «Җиңү нуры» акциясе кысаларында шәһәр халкы һәм кунаклары тарихи вакыйгаларны чагылдырган яктылык инсталляцияләрен күрә алачак.

 

Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан 21 июньдә Казанда «Җиңү нуры» дип аталган масштаблы яктылык тамашасы үткәрелә. Чара Казан Кремленең Спас манарасы янында узачак һәм киң җәмәгатьчелек өчен ачык булачак.

Оештыручылар хәбәр иткәнчә, проект Бөек Ватан сугышы елларында илне саклаган фронтовикларның, блокада шаһитларының, тыл хезмәтчәннәренең һәм фашист концлагерьлары тоткыннарының батырлыгын искә алу максатын күздә тота.

Тамаша барышында Кремль диварларында һәм тарихи биналарда махсус видеопроекцияләр күрсәтеләчәк. Алар сугыш еллары тарихын, Татарстан халкының Җиңүгә керткән өлешен һәм илнең батыр ул-кызлары турында истәлекләрне чагылдырачак.

«Яктылык инсталляцияләре яшь буынга тарихи хәтерне җиткерүнең заманча һәм аңлаешлы ысулы булып тора», – дип билгелиләр проектны оештыручылар.

Чара 21 июнь көнне 21:00 сәгатьтән 23:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Керү ирекле. Казан «Җиңү нуры» акциясе узучы дүрт шәһәрнең берсе булды. Әлеге проект шулай ук Түбән Новгород, Екатеринбург һәм Новосибирск шәһәрләрендә дә оештырыла.

Казан халкы һәм башкала кунаклары тарихи хәтерне саклауга юнәлтелгән әлеге мәдәни чарада катнаша ала.

Чыганак: Татар-информ

 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев