erid:2VtzquqpS7d
Ветеран ашыгыч ярдәм бригадасын котлый!
Арча яңалыклары

Ветеран ашыгыч ярдәм бригадасын котлый!

Һөнәри бәйрәмнәре белән. Котлауларга без дә кушылабыз.

Арчада яшәүче 75 яшьлек бер апа Арча үзәк хастахнәсенең ашыгыч ярдәм бригадасына рәхмәт әйтә. "Миндә кан басымы, - дип сөйләде ул. -220гә кадәр күтәрелә. Ашыгыч ярдәмне чакыруга 5 минуттан килеп җитәләр. Тиешле ярдәмне күрсәтәләр. Бик зур рәхмәт аларга. Игелекләре үзләренә әйләнеп кайтсын. Һөнәри бәйрәмнәре белән чын күңелемнән котлыйм
 Исән-сау булып халыкка хезмәт күрсәтергә язсын! Минем теләкләремне, зинһар өчен, бәйрәмнәре көнне үзләренә җиткерегез".

Ветеран теләкләрен редакциягә телефон аша шалтыратып әйтте. Тик исем-фамилиясен әйтергә теләмәде. Матур теләкләргә без дә кушылабыз. 
Без ашыгыч ярдәм бригадасы җитәкчесе Мәдинә Сәлахова белән элемтәгә кердек. Бәйрәм белән котлап, ветеранның гозерен җиткердек. Ашыгыч ярдәм бригадасында менә кемнәр эшли:
1. Сәлахова Мәдинә
2. Шакирҗанова Резедә
3. Сәгыйтьҗанова Лилия 
4. Клышникова Вероника 
5. Мифтахова Гөлназ
6 Мәрдәнова Марина 
7. Мөхеттдинова Сөмбел
8. Нуретдинов Надир
9. Гәрәева Роза  
10  Гайнетдинова Адилә 
11. Гайнетдинова Эльвира
12. Гатауллина Динара 
13. Хәбибуллина Чулпан 
14. Рамазанова Илүсә.
Хөрмәтле ашыгыч ярдәм бригадасы хезмәткәрләре, сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз! Әнә шулай сезнең ярдәмгә мохтаҗларны куандырып торыгыз! Исән-сау булыгыз!

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев