erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Акчаны саклап калу өчен нәрсә алырга?

Бу көннәрдә бик күпләр, акчаларын саклап калу өчен, инвестиция максатыннан, фатир алып калырга ашыга ("Шәһри Казан", Дилбәр Гарифуллина).

 

Әмма ипотека ставкалары артты, яңа төзелә торган йортлардагы фатирларга бәяләр күтәрелде. Бу шартларда булган акчаңны торак алу өчен тоту отышлымы икән? Ипотекасыз гына фатир алып булмый, ә кулда акча бар. Нишләргә? Шуны күздә тотып, кайбер белгечләр коммерцияле күчемсез милек алырга киңәш итә. Аларча, бүген машина урыны, склад, гараж, сәүдә мәйданчыгы алу отышлырак. Объект дөрес сайланган булса, ул, фатирны арендага бирүгә караганда, ике-өч тапкыр керемлерәк, ди белгечләр. Шул ук вакытта бүген сүз керем алу түгел, акчаны саклап калу турында бара.

Инвестиция максатларында күчемсез милек алыр алдыннан бик яхшылап анализларга иренмәгез: ул кайсы торак комплекста урнашкан, аңа ихтыяҗ булырмы, аренда бәясе күпме булыр, склад алырга уйласагыз, анда буш биналар күпме, транспорт юллары ничек урнашкан? Әлеге сорауларга җавап тапкач кына, нәрсәдер алырга була. Ниндидер фикергә килә алмасагыз, акчагызны банкка салыгыз, чөнки, төп ставка белән бергә, кертемнәрнең процент ставкасы да 20 процентка кадәр артты.    

Ә менә телефон, көнкүреш техникасын запаска алып куярга кирәкми. Белгечләр әйтүенчә, аларны чынлап торып кирәк булганда, ватыла калса гына алырга була. Бу товарларга ихтыяҗ арту аның бәясе кыйммәтләнүгә китерәчәк. Халык үзе үк ажиотаж булдырырга тиеш түгел.     

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Кулыгыздагы акчаны да тиенгә кадәр сарыф итәргә кирәкми. Сезнең финанс мендәре һәрчак булырга тиеш. Кризиста бигрәк тә. Иң яхшысы – кимендә гаиләнең өч айлык бюджеты күләмендәге суммаң булу. Алдагы көнне белеп булмый, эшсез калырга йә сәламәтлегеңне югалтырга, яки башка хәлләр килеп чыгарга мөмкин. Бу хәлләрне күрергә генә язмасын!

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/akchany-saklap-kalu-chen-nrs-alyrga

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X