erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Айга карап утыртсаң, уңышны мул алырсың...

Помидор һәм татлы борыч утырту өчен иң уңышлы көннәр кайчан булачак?

Помидор һәм татлы борыч утырту өчен иң уңышлы көннәр кайчан булачак?

Тәҗрибәле бакчачылар орлыклар утыртканда яшелчәләрнең үсешенә Айның тәэсире булуын элек-электән белгән. Яңа гына бакчачылык белән шөгыльләнә башлаучыларга да моны исәпкә алырга кирәктер.

Мәсәлән, Ай туган һәм тулган көннәрдә чәчү, күчереп утырту эшләрен бөтенләй башкарырга ярамый. Ә менә үсеп килүче Ай көннәрендә чәчкән орлыклар тиз шытып чыга, алар яхшы үсентеләр һәм мул уңыш та бирә.

Бакча эшләрен башкарганда Айның нинди йолдызлыкта булуына да игътибар итәргә кирәк. Ай Кысла, Үгезбозау, Чаян, Балык йолдызлыгында булганда — утырту өчен уңайлы көннәр. Кыз, Укчы, Бизмән, Кәҗәмөгез — нейтраль билгеләр. Ай бу билгеләрдә булганда, чәчәргә дә, күчереп утыртырга да мөмкин, тик уңыш уртача булачак. Ә менә Игезәкләр, Сукояр, Арыслан, Кучкар — уңышсыз билгеләр. Бу көннәрдә чәчәргә дә, утыртырга да киңәш ителми.

Үсентеләрне өйдә үстерүчеләр помидор, баклажан, татлы борычның беркадәр өлешен иртәрәк утырта ала. Гыйнварда мондый көннәр аз калды, кимүче Ай 25-26сында Чаян йолдызлыгына керәчәк, шуңа да орлык чәчү өчен бу айда уңайлы көннәр санала.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Орлык утырту өчен уңышлы көннәр февральдә башлана. Үсеп килүче Ай 3-4 февральдә — Балык, 7-9 февральдә Үгезбозау йолдызлыгында булачак, димәк, җиң сызганып эш башлый аласыз. Ә менә 12-14 февральдә помидор, татлы борыч, баклажан кебек яшелчә орлыкларын утыртучылар мул уңыш алуында шик юк. Бу көннәр февральдә чәчү эшләре өчен иң уңышлысы санала, чөнки үсеп килүче Ай Кысла йолдызлыгында булачак.

Бакчачыларга тагын бер киңәш: 1 һәм 16 февральдә, ягъни Ай туган һәм тулган көннәрдә, чәчү, күчереп утырту эшләре белән шөгыльләнергә ярамый. Орлыкларыгыз шытып чыкмаска, түтәлгә чыгарып утырткан үсентеләрегез авырып утырырга мөмкин, дип яза Кызыл таң.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X