Бик тәмле, күбек кебек, сочный була.
«Бу уземнең рецепт», – дип яза Нәсимә Арсланова.
Камырга эчлек алдан ясала.
Алма 4кә бүленә, үзәге алына да әз генә су салып каплап пешерелә.
Камыр. 1 аш калагы коры чүпрәне 50 гр жылы су, 1 чәй калагы песок салып кабартырга куясы. Чүпрә болгаткан саен кабарып тора торган булганчы кабат кабат бутап торырга кирәк.
1 ст сөт,150 гр ак майны ут өстендә эретәсе. Кайнарланып китмәсен. Калак очы белән тоз, 3 аш калагы песок салырга була.
Эреткэн массага он 450гр чамасы салына. Калактан аерылып торганчы онны эз эз салып бутарга кирәк. Бик куе булмасын. Воздушный нежный була камыр.
«Пирог, пирожкилар ясаганда гына эчлекнең өстенә песок сибеп ясыйм, суга әйләнмәсен өчен», – ди Нәсимә ханым
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев