erid:2VtzquqpS7d
Бакчачыга берничә киңәш
Файдалы киңәшләр

Бакчачыга берничә киңәш

Истә тотыгыз!


 Кыяр чәчәк атканда суны киметегез, аннан тагын арттырыгыз. Әлеге ысул уңышның тизрәк өлгерүенә китерә.
 Укропны кояш төшә торган җиргә чәчегез. Күләгәдә аның хуш исе кими.
 Кабак өлгереп җитсенгә, мыекларын җиргә тамырландырыгыз.
 Горчица үскән җирдә суган мул уңыш бирә.
 Кыярны укроп түтәле янына утыртыгыз. Ул аны вакытыннан алда саргаю һәм кәкрәеп үсүдән саклый.
 Борчак янына горчица чәчсәгез, уңыш ике тапкырга күбрәк булыр.

Чыганак: http://kukmor-rt.ru/news/faydaly-kishlr/bakchachyga-pppkishlr

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев