erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Бал аллергия бирә. Күкәй бавырга авыр. Суда - хлор. Нәрсә ашарга соң?

Мин май ашамаска булдым. Май ашаган кешедә атеросклероз була. Күкәй бавырга авыр. Шикәр-конфет тешләргә зыянлы – әле җитмәсә шикәр авыруы да чыгарырга мөмкин икән. Бал аллергия бирә, диләр. Бәрәңгедә углевод шактый. Борчак “музыкальный”. Яшелчәдә нитрат күп. Балыкта силитер була. Суда – хлор.

Май ае… майлы түгел
Инде хәзер врач-академиклар балык уылдыкларын җентекләп өйрәнә башлаганнар, ди. Әгәр дә мәгәр алар уылдыкларның яман шеш авыруын китереп чыгаруы турында язып чыксалар, мин бер банка уылдык өчен торган чиратымнан баш тартачакмын.

Үземне дәвалаучы врачым кичә: “Сезгә итне күп ашарга ярамый. Иттә холестерин бик күп”, – диде. Чынлап та, врач холестеринның кеше организмына тискәре йогынты ясавы, ягъни мәсәлән, чәйнек стенасындагы юшкын кебек кан тамырларына утыруы турында тәфсилләп, бәйнә-бәйнә сөйләде. Һәм мин иттән дә ваз кичтем. Ит, май, күкәй талоннарының кирәге калмады – докторга бирдем. Ә доктор миңа “Ундивид” дигән витаминга кәгазь кисәге тоттырды. Рецепт була инде ул, янәсе. Ай-һай, бу врачларга ни әйтим. Илле грамм да ит тә ярамасын инде... Кан тамырларына утыру түгел, ашказанына да барып җитми ич ул! Беренче шифаханәнең тегермән ташы, теге кем... Самуил Исаакович ничек җан асрыйдыр. Хәер, беркөнне ул Николай Федоровичның өчтән ике өлеш үпкәсен кисеп алып калган. Үзегез беләсез, иткә кытлык заман – “первыйга”дыр инде. Алла сакласын, әллә ниләр уйлый башладым бугай... Ә бүген Олимпиада Самсоновнаның чираты. Белмим, аның нәрсәкәен алып калырга чамалыйдыр... “Второйга”мы икән?

Мин витамин сатып алу нияте белән аптекага кердем. Теге кәгазьне сузган идем, кызый көлә-көлә: “И-и абзый, сез соңаргансыз, – дип сөйләп китте. – Йошкар-Ола витамин заводының туктаганына ике былтыр. Молдавия заводка никотиномид җибәрәсе урынга динамит җибәргән. Шартлаган, чукынчык! Украина кальций җибәрми: “Бартер!” – ди. Грузия марганец бирми: “Бартер!” – ди. Цистерналарга фосфор тутырылган Башкортстан поездын рэкетерлар кулга алган, имеш... Буш кул белән чыгып киттем. Үзем уйлыйм, үзем атлыйм кибеткә. Килеп керсәм, ис-акылым китте – идәннән түшәмгә кадәр өелгән матур-матур түгәрәк калай савытларда – кара уылдыклар. 1 май бәйрәме хөрмәтенә микән? Берәү дә алмый. 

 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Уйларымны оныгым бүлдерде. Йөгереп килеп итәгемнән тарта-тарта” “Бабай! Бабай! – ди миңа. Ясалма кала уылдыклал кайткан ич, беләл банка алыйк, ә...”.

Ә хаклары... Ярый әле ипи-сөт, каймак бар... Аларга акчабыз җитә. Алар – ышанычлы да. Димәк, бәйрәм өстәлебез, бәйрәмчә үк булмаса да, буш түгел дигән сүз...

Нариман Камалов
1 май, 1992 ел.

 http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/bal-allergiya-bir-kky-bavyrga-avyr-suda-khlor-nrs-asharga-so

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X