erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Файдалы киңәшләр

Башка төбәктә бушлай медицина ярдәме алу мөмкинлеге: ОМС полисы кирәкме?

Чираттагы яллар чоры җитә. Әлбәттә, барыбыз да ялның әйбәт һәм имин узуын тели. Ләкин көтмәгәндә генә сәламәтлекнең сынату куркынычын да истән чыгарырга ярамый

Федераль Мәҗбүри медицина иминияте фонды рәисе Илья Баланин “Российская газета”га хәбәр итүенчә, ОМС полисы булган кеше Россиянең теләсә кайсы төбәгендә медицина ярдәме алуга хокуклы.

“ОМС полисына ия булучылар, кайда ял итәргә бармасын, медицина хезмәтеннән файдалана ала. Әгәр полис башка төбәктә бирелгән булса да, медицина оешмасы ярдәм күрсәтүдән баш тарта алмый. Полисны яңадан рәсмиләштерү кирәк түгел: хроник авыру көчәюе яки кинәт чирләү очрагында теләсә кайда табибка мөрәҗәгать итәргә мөмкин,” – дип аңлаткан Баланин.

Кирәкле документлар:

* Медицина оешмасына барганда шәхесне раслаучы документ (зурлар өчен – паспорт, балалар өчен – туу турында таныклык) һәм, мөмкин булса, ОМС полисы кирәк.
* Ашыгыч ярдәм таләп ителсә, паспортсыз да кабул итәләр, әмма җиңелчәрәк авыруларда документлар сорала.
* Кинәт авырып китсәгез, “103” яки “112” номерына шалтыратып, медицина бригадасын чакырырга яки якындагы стационарга барырга мөмкин. Документларыгыз булмаса да, ярдәм күрсәтеләчәк.
* Хроник авыру көчәйсә яки җиңелчә генә авырып китсәгез, якындагы поликлиникага мөрәҗәгать итегез – тиешле ярдәм күрсәтеләчәк.
* Шуны да истә тотыгыз: көчле теш сызлау да кичекмәстән ярдәм сорауга керә.

Ярдәм күрсәтүдән баш тартсалар:
“Поликлиника яки башка медицина оешмасы ярдәм күрсәтүдән баш тартса, башта бу баш тартуны язмача сорагыз, аннан соң баш табибка мөрәҗәгать итегез һәм иминият компаниягезгә шалтыратыгыз. Күп очракта шалтырату белән мәсьәлә тиз хәл ителә, чөнки медицина оешмалары ярдәм күрсәтмәү өчен штрафка тартылуны белә,” – дип киңәш иткән Баланин.

Чыганак: Ватаным Татарстан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев