erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

“Ирем үлде. Фатирны сатам...”. Нишләргә?

Торак сату, теркәү ише эшләр белән бәйле мәшәкатьләр кем белән генә булмады икән...

 

Редакция почтасына торак рәсмиләштерү белән бәйле сораулары булган укучылардан берничә хат килеп төште. Әлеге сорауларга Татарстанның Росреестр белгечләре җавап бирде. 
– Фатир сатып алырга җыенам. Банк Бердәй дәүләт күчемсез милек реестрыннан белешмә сорый. Әлеге белешмәне электрон рәвештә алсам, анда электрон мөһер сугыламы?
– Бердәй дәүләт күчемсез милек ресстрыннан белешмәне кәгазь, электрон рәвештә дә алырга була. Әгәр гариза электрон рәвештә тапшырылган икән белешмә xml һәм pdf форматында бирелә. Sig. форматында электрон имза куела. Шуны искәртергә кирәк документта зәңгәр мөһер булмаячак. Әмма ул кәгазь форматтагы документ кебек үк бер үк дәрәҗәгә ия булачак.

 

Реклама

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Фатирны өйләнешкәнче сатып алдык. Ипотеканы ирем белән икәү түләдек. Ирем үлеп китте. Хәзер торакны сатарга җыенам. Фатирны сатканда иремнең өлешен күрсәтү мәҗбүриме?
– Суд практикасы күрсәткәнчә, бу очракта фатир уртак милек булып саналмый. Шуңа да мәрхүмнең өлешен күрсәтү мәҗбүри түгел.

– Торак сатып алу килешүендә Абхазиядә рәсмиләштерелгән ышаныч кәгазе булган кеше катнаша. Ул документны нотариус биргән. Россиядә әлеге документ дөрес булып саналамы?
– Абхазия республикасының бәйсезлеген Россия Федерациясе таный. Шуңа да әлеге документ үз көчендә булып санала. Әмма аңа карата таләпләр бар: нотариаль таныклык булырга тиеш, рус теленә тәрҗемәсе күрсәтелсен, Абхазия республикасының чит эшләр министрлыгында легальләштерелергә тиеш

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/irem-lde-fatirny-satam

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X