erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Матур һәм тәмле кәбестә салаты ясау ЫСУЛЫ

Кирәк булачак: 2 кило кәбестә, 400 грамм чөгендер, 300 грамм кишер, 10 теш сарымсак, 150 мл 9 процентлы аш серкәсе, 150 грамм шикәр комы, 2 дәфнә яфрагы, 2 аш кашыгы тоз, һәр банкага 1әр аш кашыгы үсемлек мае, 2 чәй кашыгы түгәрәк борыч катнашмасы.

Кәбестәне юып, эрерәк итеп шакмаклап, кишер һәм чөгендерне  0,5 см калынлыкта боҗралап яисә салам рәвешенә китереп турыйбыз. Яшелчәләрне, катламлап, банкаларга тутырабыз. Яртылаш бүлеп, сарымсак тешләре  өстибез.

Маринад өчен:  кәстрүлгә 1 литр су, шикәр комы, борыч катнашмасы, дәфнә яфрагы салып, кайнатып чыгарабыз. Уттан алабыз һәм кайнар маринадка аш серкәсе өстәп, болгатабыз. Маринадны яшелчәле банкаларга агызабыз. Һәр банкага 1әр аш кашыгы үсемлек мае өстәп, тимер капкач белән борып ябабыз. 2–3 көн бүлмә температурасында тотабыз, шуннан соң салкынча урынга алып куябыз.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

https://vatantat.ru/2022/10/93762/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X