erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Теш дәвалаганда ясалган укол уразаны бозамы?

Теш дәвалаганда ясалган укол уразаны бозамы дигән сорауга Татарстан Диния нәзарәте сайтында хәбәр ителә. (Интертат)

Әссәламү галәйкүм! Күптән түгел теш дәваларга туры килде, табиб авыруны баса торган укол ясады. Уразаны бозамы ул?

Үә галәйкүм әссәлам! Укол ясауга кагылышлы мәсьәләләргә инде кагылган идек. Укол ясату уразаны бозмый. Авыз куышлыгына ясалган укол да уразаны бозмый, әмма бу очракта уколның тамчысы тамакка китү куркынычы бар. Теш ямаганда яисә алганда, аның кыйпылчыклары тамакка китәргә мөмкин. Бу очракта ураза бозыла.

Шәригатьтә уразага түбәндәгечә билгеләмә бирелә:

Ураза ул – ашказанына яисә аш кайнату әгъзаларына (үңәч, эчәклек) махсус яисә ялгышып ни дә булса керүдән, җенси якынлыктан тыелу. (“Нур әл-Идах”).

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Димәк, авыз куышлыгы аша үтеп ашказанына кергән бар нәрсә дә уразаны боза. Шунлыктан, ашыгыч ярдәм кирәк булмаган очракта, Рамазан аенда тешләрне дәвалаудан тыелып тору хәерлерәк.

Ә Аллаһ – яхшырак белүче!

Татарстан Диния нәзарәте су хайваннарының хәләлме икәне турында фәтва чыгарган, дип язган идек. Шулай ук түбәндәгеләр турында да фәтвалар бар:

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X