erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Тирамису торты пешерә беләсеңме?

Тирамису торты өчен савоярди печеньесын да үзем әзерлим.

Аның өчен 3 йомырка, 85 гр шикәр комы, 80 гр он, 2 аш кашыгы кукуруз крахмалы (анысы булмаса, бәрәңге крахмалы да ярый), бер чеметем тоз, өстенә сибәр өчен шикәр оны кирәк була. 
Йомырканың агын яртылаш күпертәсе һәм әз-әзләп шикәр комын салып күпертеп бетерәсе. Кашык басып торырлык булсын.
Йомырка сарысын 10-15 секунд тирәсе генә күпертеп алдым да агына кушып болгаттым. Он белән крахмалны, тозны бергә кушып болгаттым да өчкә бүлеп йомырка массасына кушып әкрен генә болгаттым.
Әзер камырны кондитер капчыгына салып, формага куелган азык кәгазенә тезеп салып чыктым һәм өстенә шикәр оны сиптем, 5 минут торгач, кабат шикәр онын күп итеп сиптем. 180 градуска җылытылган газ мичендә 10-15 минут пешереп аласы.
Печеньелар әзер булгач, торт өчен крем әзерлибез:
250 гр маскарпоне сыры
350 мл 33 процентлы каймак (сливки)
5 аш кашыгы өеп шикәр оны
1 аш кашыгы какао
2 чәй калагы кофе порошогы
1 аш кашыгы коньяк (мин салмадым, чөнки хәләл ризык кулланабыз).
Каймак, шикәр оны, сырдан крем ясыйбыз. Кофены 200 мл кайнар суда эретәбез, печеньеларны тиз генә кофега манып алып, бер рәткә унике данәне тезәбез. Өстенә кремны ягабыз. Минем өч катлы торт булды. Соңгы катка кремны яккач, какао порошогын сибеп чыгабыз һәм 2-4 сәгатькә суыткычка куябыз. 

Кадрия Ишмурзина,
Кукмара.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/tiramisu-torty-pesher-belseme

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X