Татарстанда 12 август көндез һәм кичен һава шартларының начараюы көтелә. Республикада шторм кисәтүе игълан ителде.
ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, көндез һәм кичен җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр җитәргә, кайбер районнарда яшен булырга мөмкин.
Начар һава торышы вакытында реклама щитлары, юл билгеләре, агачлар һәм электр линияләре янында ышыкланмаска киңәш ителә. Балаларны игътибарсыз калдырмаска, өлкән яшьтәге һәм авыру кешеләргә ярдәм итәргә кирәк. Гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта 112 телефонына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев