Арск-Информ
  • Рус Тат
  • 15 яшьлек баланы туган көннән соң, үтереп, базга ташлаганнар

    Егетләр моңарчы хөкем ителгән булган.   

    Башкортстанда ике егет 15 яшьлек кызны көчләгән һәм үтергән. Шуннан соң аның тәнен чокырга ташлаганнар. 27 августка каршы төндә Бөре районы полициясенә 35 яшьлек хатыннан 15 яшьлек кызы югалуы турында хәбәр кергән. Ул көндез дус кызының туган көненә киткән һәм кире кайтмаган. Аны эзли башлыйлар һәм үле гәүдәсен Питяково авылы янындагы урман полосасында табалар.   Тикшерү версиясе буенча, яшүсмерләр компаниясе авылда туган көндә булганнар. Аларга 21 һәм 24 яшьлек егетләр килеп кушылган. Аларның берсе туган көнне бәйрәм итүне дәвам итәргә тәкьдим итә. Кыз аларга ияреп, егетләрнең берсенең өенә китә.   Кәеф-сафа корганнан соң, егетләр кызны көчли һәм буып үтерә, ә үле гәүдәсен базга ташлыйлар.   Хәзер икесе дә кулга алынды. Егетләр моңарчы хөкем ителгән булган.   

    Реклама

    Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=34205

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: