Арск-Информ
  • Рус Тат
  • 17,18 сентябрь көннәрендә укучылар мәктәпкә барамы?

    Россия мәгариф министрының беренче урынбасары Александр Бугаев 17 сентябрьнең мәктәпләрдә уку көне булуын әйтте.

    17 сентябрь көнне мәктәпләр эшли. Укучылар белән сайлаучылар агымын аерып булганда, дәресләр уздырыла, ә аеру мөмкин булмаган оешмалар дәрестән тыш чаралар оештыра ала, дип белдерде Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Александр Бугаев. Бу хакта РИА Новости яза.

    «Сайлауларга кагылышлы чаралар уздырылмый торган мәктәпләрдә, әлбәттә, гадәти уку көне булачак. Сайлаучылар белән укучылар агымын аерып булган мәктәпләрдә бу берничек тә чагылырга тиеш түгел. Ә инде аеру мөмкин булмаганда — әллә никадәр чаралар бар… аларны оештырачаклар (мәктәптән тыш)», — диде ул.

    Реклама

    Мисалга «Бөтен гаилә белән бергә» акциясенә мәктәптән тыш дәрес үткәрүне атады. Әлеге акция кысаларында укучыларның белем бирү максатыннан төрле җитештерү мәйданнарында булу мөмкинлеге бар.

    Тулырак: http://tulachi.ru/news/glavnyie-novosti/1718-sentyabr-knnrend-ukuchylar-mktpk-baramy

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: