erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

295 мең татарстанлы хезмәт кенәгәсен электрон вариантына өстенлек  бирде

Хезмәт кенәгәсе  -  кешенең хезмәт эшчәнлеген алып баруын һәм хезмәт стажын раслаучы төп документ.

Хезмәт кенәгәсенең кәгазь яки электрон вариантын сайлау хокукы һәр кемнең үз иркендә.

"Электрон хезмәт кенәгәсенең төп өстенлеге документтан дистанцион рәвештә файдалану мөмкинлеге тудыру.  Яңа эшкә урнашкан вакытта, электрон хезмәт кенәгәсеннән чыгарылма алып эш бирүчегә җибәрүдә җитә ", - дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды башлыгы Эдуард Вафин.

   Электрон хезмәт кенәгәсендәге мәгълүматны Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинеттан (www.pfr.gov.ru) яисә Дәүләт хезмәтләре порталыннан (www.gosuslugi.ru) алырга мөмкин.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълүматлар күрсәтелгән  электрон белешмә pdf-форматта формалашаһәм Пенсия фондының төбә карамәгълүмат үзәгенең көчәйтелгән квалификацияле электрон имзасы белән раслана.

Документны стационар компьютерда яки мобиль җайланмада сакларга, кирәк булганда бастырып алырга яисә  электрон почта аша җибәрергә мөмкин.

Электрон хезмәт кенәгәсе турында тулырак мәгълүмат Пенсия фонды сайтының шул исемдәге бүлегендә урнаштырылган (www.pfr.gov.ru).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X