erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

51 яшьлек хатын кызына бала табып биргән

Мәскәү өлкәсенең бала тудыру йортында гаҗәеп хәл теркәлгән: 51 яшьлек хатын үз оныгын дөньяга китергән. Ул сөекле кызы һәм кияве өчен бала табып биргән.

Күп парлар өчен бәхетле булу ул – өйләнешү, ә аннан инде мәхәббәт җимешләре булып, бер-бер артлы балалары тууы. Тик әлеге гаилә өчен мондый бәхет мәңге тормышка ашмас хыял кебек тоелган. Эш шунда ки, 25 яшьлек Софья (исеме үзгәртелгән) сирәк очрый торган патология белән туган – аның аналык һәм аналык җиңсәләре юк. Медицинада бу аномалия Рокитан-Кюстнер синдромы дип атала. Шул ук вакытта хатын-кызда тышкы җенси билгеләр нормада саклана, хромосомалар тайпылышлары да сизелми. Үсмер чагында Софьяга әнисе бу хәлне аңлаткач, ул язмышы белән килешкән дә булган, ләкин кыз үсеп җитеп, мәхәббәтен – булачак ирен — очраткач, алар язмышларын сынап карарга уйлыйлар. Ир белән хатын ЭКО ярдәмендә бала табарга планлаштыра, чөнки Софьяның аналык бизләре яхшы эшләве билгеле була.

 ЭКОны ир белән хатынга эшлиләр, тик Софьяның аналыгы булмагач, бу очракта суррогат әни эзләргә туры килгән. Чит кешегә мөрәҗәгать итү кыйммәт булгач, Софьяның әнисе бу җаваплы эшне үз өстенә алган. 51 яшьлек хатын йөклелекнең беренче көненнән башлап, тапканчыга кадәр табиблар күзәтүе астында булган. Һәм менә, ниһаять, күптән көтелгән бәхет килгән. Күптән түгел нәнәй кеше 38 атнада оныгын тапкан, сау-сәламәт кыз бала туган. "Бәби кесарев кисеме ярдәмендә дөньяга килде һәм үзен яхшы хис итә. 3120 кг авырлыкта, буе – 51 см. Кызга Любовь дип исем кушачаклар", – дип сөйләгән бала тудыру бүлеге мөдире Людмила Арзамасцева.
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/d-nyada-nil-r-bar/51-yashlek-hatin-kizina-bala-tabip-birg-n-294434/

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X