erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Алар һаман эштә

Быел көз бик җылы киләчәк, дип фаразлаулар булган иде. Арышны иртә чәчсәк артык үсеп китмәсме, дигән шикләнүләр дә булды. Әмма табигать һәр нәрсәне  үзе көйли ул.

 

Табигать кышка әзерләнә, кошларның да күбесе җылы якларга китеп барды. Быелгы көзнең явым-төшемнәргә бай булуы әйбәт, ди белгечләр.

– 10 октябрьгә туфракның 1 метр катламында 190 мм дым бар иде, – ди Россия авыл хуҗалыгы үзәге  бүлеге баш агрономы Әхмәт Хәкимҗанов. – Узган ел 160 мм иде (норма – 150 мм).

Бүлек хезмәткәрләре атна саен уҗымнарның торышын күзәтеп торалар. “Шикәр үсемлекләрнең уңышлы кышлап чыгуында мөһим роль уйный, – ди Ә.Хәкимҗанов. – “Ак барс” агрокомплексы”ның тукранбаштан соңгы басуга чәчелгән арышта шикәр – 29,2, “Яңарыш” ширкәтендә чиста парга чәчелгән арышта – 27,2 процент. Бу саннар канәгатьләнерлек. Узган ел шикәр 17-19 процент белән калган басулар шактый иде, кышлау да уңышлы булмады”.

Сидераль пар, борчак, тукранбаш, люцерна җирләрендәге уҗымнар берьеллык үләннәрдән соң чәчелгәннәрдән аерылып тора. Беренчеләре үзләреннән соң азот калдыра. Икенчеләрендә кышлый торган чүп үләннәр дә күп. Язын азотлы ашламалар белән тукландырып, гербицидлар белән эшкәртергә туры киләчәк. “Яңарыш” ширкәтендә көздән үк гербицидлар белән эшкәртеп куйганнар.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Быел көз бик җылы киләчәк, дип фаразлаулар булган иде. Арышны иртә чәчсәк артык үсеп китмәсме, дигән шикләнүләр дә булды. Әмма табигать һәр нәрсәне  үзе көйли ул. “22 сентябрьдә туфракта 1,6 градус салкынлык булды, –ди Әхмәт Хәкимҗанов. – Уҗымнар биш көн буе үсүдән туктап торды. 10 октябрьдән җылылык 9,8 градуска җитте, яңадан үсеш башланды. Әмма артык үсү күзәтелмәде, күп басуларда уҗымнар әйбәт тармакланды”.

“Кырлай” ширкәтендә агрономнар белән уздырылган семинарда Россия авыл хуҗалыгы үзәге бүлеге җитәкчесе Рүзәл Мортазин арышның күчмә фондын булдыруга һаман да әһәмият бирелмәве турында борчылып сөйләде. Быел 56 процент мәйданга яңа уңыш орлыгы чәчелгән. Арыш мәйданнарының елдан-ел азая баруы, чәчү срокларының соңаруы, уҗымнарның кышлап чыга алмавы, уңышның түбән булуы шуңа бәйле. Соңрак чәчелгән мәйданнарда уҗымнар тармаклана да алмаган.

Хуҗалыкларда туфрак эшкәртү дәвам итә. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов туфрак эшкәртүдә яхшы нәтиҗәләргә ирешкән “Ашытбаш” ширкәте тракторчысы Наил Нуриевка, “Северный” ширкәтеннән Фәнис Вәлиуллинга, “Ватан” ширкәтеннән Марат Сафинга район башлыгының Рәхмәт хатларын, акчалата премияләр тапшырды.

Ильяс Фәттахов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X