erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Аллага шөкер, тормышлар бик рәхәт

Район ветераннар советы рәисе Рәмзия Хәмидуллина сөйли.

- Без иптәшем Альберт белән Арчаның 1нче мзктәбендә 940нчы участокта сайладык. Музыка уйный, бэйрэм рухы, матур каршыладылар. Безнен Заводская, Гагарин урамнары ветераннары беренче көнне кубесе  сайлауга барды. Хәтта 91 яшьлек Шәрипова Гандалиф апа куршесе белэн сайлауга барып кайты.
 Без Хрущев заманында туып, борчак коймаклары ашап, Брежнев заманында яшәп рәхәт һәм тотрыклы яшәп, Ельцин заманында чиратларда торып, талон белән тилмергән буын хәзерге заманга рәхмәт кенә укыйбыз. Ул безнең әти-әниләр, әби-бабайләр күргән авыр, ачлык заманны әйтмим дә инде.
Хрущев заманында күз алдына китерсәгез, кибеттә 1 сум 10 тиенлек подушка конфет һәм 5 сум 40 тиенлек  каракум - ике төрле конфет, килька в томатедан башка бүтән бернәрсә дә юк иде. Арча станциясенә килеп туктаган поезд рестораннарыннан берәр нәрсә алып булмасмы икән дип йөрүләрне әйтеп бетерерлек түгел. Ул кибетчеләргә ялынулар, блат вакытлар бик авыр булды безгә. Борылып карарлык та түгел ул вакытларны...
 Күп фатирлы йортларда аерым котел булу тагын бер рәхәтлек. Балаларны үстергәндә сентябрь, октябрь ае якмыйлар, майда якмыйлар. Фатирларда салкын. Йокларга ятар алдыннан грелкага кайнар су салам, шуны урын җиргә куям, аннары балаларны яткырам, кайнар үтүк белән үтүклим, әбине яткырам.  Урамдагы былчыракны әйткән дә юк. Ул чергән, пычрак сарайлар, гаражлар. Автобусларда интегүләр. Ә бүгенге тормыш?! Шәһәребезне, Казансу су буен ничек матурладылар. Ул урамнарда чәчәкләр. Йорт-җирләребез матур, өстәлләребез мул. Теләк шул: коммуналь хезмәтләргә бәяләрне күтәрмәсеннәр иде. Илдә, дөньяда тынычлык булсын иде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X