Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Аномаль җылы һава торышы көтелә

    Аномаль җылы булачак. Бу хакта КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире – профессор, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев хәбәр итте. (Ватаным Татарстан)

    Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразына караганда, 18 ноябрьдә республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән кар явуы ихтимал. Төньяк-көнчыгыштан талгын җил исәчәк. Төнлә һаваның минималь температурасы 4-9 градус, көнчыгыш районнарда 12-17 градус салкын булачак. Көндез максималь һава температурасы 1-4 градус тәшкил итәчәк. Юлларда бозлавык саклана.

    Реклама

    19 ноябрьдә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы, урыны белән бераз кар явачак. Җил көньяк-көнбатыштан, урыны белән тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр була. Төнлә һаваның минималь температурасы 2-7 градус салкын, ә көндез максималь һава температурасы -5 градус булачак.

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: