erid:2VtzquqpS7d
Апазда янгын чыккан
Арча яңалыклары

Апазда янгын чыккан

Бүген төнлә Апаз авылында янгын чыккан.

Бүген төнлә Апаз авылында янгын булган. Ут ялгыз яшәүче ир-ат йортында чыккан. Сәбәбен ачыклыйлар. Тәмәке тарткан килеш йоклап киткән булырга мөмкин. Башта үзе дә янып үлмәде микән , дип шикләнгәннәр. Чөнки йорты тулысынча янып беткән. Ут күршедәге ике катлы өйгә дә күчеп аның да икенче каты янган. 

Соңгы мәгълүматлар буенча, янгын чыккан өй хуҗасын күрүчеләр булган. Җаваплылыктан куркып качарга теләмәде микән. Аны эзлиләр.

Өстәмә мәгълүматны хәбәр итәрбез,сайтыбызны карап барыгыз.


Нет комментариев