Зыян күрүчеләр юк.
Бүген төнлә Апазда янгын чыгып, бер өй яна башлаган. Аннан ут янындагы өйгә дә күчкән. Вакытында килгән ярдәм аны бөтенләй янып бетүдән коткарып калган.
- Авыл халкы дәррәү ярдәмгә ашыкты. Гидрантлар булу да бик булышты. Хуҗалыктан ике машина, бер трактор килде. Арча, Балтачтан да янгын сүндерүчеләр бар иде, - диде авыл җирлеге башлыгы Раушан Котдусов. - Янып беткән өйнең хуҗасы исән. Өенә янгын турында хәбәр итүче җиһаз куелган иде. Шул коткарып калгандыр".
Нет комментариев