erid:2VtzquqpS7d
Арча яңалыклары

Арча бассейны 12 августта кабат эшли башлый

«Арча» спорт комплексы бассейны кыска вакытлы техник тәнәфестән соң яңадан эшли башлый.

Йөзү белән шөгыльләнергә теләүчеләрне бассейнда 12 августтан кабат көтәләр. Ул көн саен 14:00дән 21:00гә кадәр ачык булачак. Бу хакта район матбугат хезмәте хәбәр итә.

 

Бассейн Арча шәһәре, Интернациональ урамы, 16 нчы йорт адресы буенча урнашкан. Белешмәләр өчен телефон: 3-14-37. Килүчеләргә йөзү өчен башлык һәм алыштыргысыз аяк киеме алырга кирәк.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев