Арча көрәшчеләре Россия чемпионатыннан җиңүләр белән кайтты
Ярышлар 13-14, 15-16, 17-18 яшьлек егетләр арасында узды
4-5 апрельдә көннәрендә Казан шәһәренең “Олимпиец” спорт комплексында 13-14, 15-16, 17-18 яшьлек егетләр арасында көрәш буенча Россия беренчелеге узды. Әлеге ярышларда Ачадан 5 көрәшче Татарстан Республикасы җыелма командасы составында катнашты, дип хәбәр итә «Арча» спорткомплексы.
Җиңүчеләр:
Фәйзрахманов Аяз (13-14 яшьлекләр, 40 кг, Ашытбаш мәктәбе, тренеры Сәлахов Марат Радикович) - 1 урын;
Шиһапов Газинур (13-14 яшьлекләр, 70 кг, Лесхоз мәктәбе, тренеры Әскәров Илүс Илдусович) - 1 урын;
Шакиров Булат (17-18 яшьлекләр, 110 кг, АПК, тренеры Һидиятуллин Фәнил Фәнисович) - 1 урын;
Мөхетдинов Әнгам (15-16 яшьлекләр, 55 кг, Наласа мәктәбе, тренеры Галиев Рәис Фәнисович) - 3 урын;
Фәсхетдинов Фәнис (15-16 яшьлекләр, 75 кг, Лесхоз мәктәбе, тренеры Әскәров Илүс Илдусович) - 3 урын.
Фотолар «Арча» спорткомплексы ВК битеннән алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев