erid:2VtzquqpS7d
Арча районы башлыгы Илшат Нуриев Россия Президенты сайлауларында катнашты
Арча яңалыклары

Арча районы башлыгы Илшат Нуриев Россия Президенты сайлауларында катнашты

Илебезнең киләчәге өчен тавыш бирергә ул тормыш иптәше Гөлнур ханым белән килде.

Бүген, 16 мартта, илебез Президентын сайлауларның икенче көнендә, Арча районы башлыгы Илшат Нуриев Россия Президенты сайлауларында катнашты. Арча педагогия көллиятендә урнашкан сайлау участогына район башлыгы тормыш иптәше Гөлнур ханым белән килде.

Илшат Нуриевка һәм аның хатынына “Бөтен гаилә белән сайлауларга” дип язылган махсус беләзекләр тапшырдылар.

Исегезгә төшерәбез, быел Россия президентын сайлаулары өч көн – 15–17 мартта, дәвам итә.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Нет комментариев