erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Арча районы хуҗалыкларында көнлек сөт җитештерү 250 тоннага җитте

Соңгы ун елда районда көнлек сөт җитештерү 100 тоннага артты

Әлеге уңышка өлеш керткән һәркемгә  ихлас күңелдән рәхмәт! – диде Илшат Габделфәртович. – Бүгенге көндә район буенча бер сыердан уртача көнлек савым 25 килограммнан артып китте. “Ак барс“ агрокомплексы“, “Кырлай“, “Игенче“, “Яңарыш“, “Северный, “Кишет“ хуҗалыклары терлекчеләренең уртак уңышка керткән өлешләре аеруча зур.

2024 елда район хуҗалыклары 86,2 мең тонна сөт җитеш-терделәр, 2023 елга  караганда үсеш – 15 процент. Республикада иң зур күрсәткеч бу. Бер сыердан уртача 8731 килограмм сөт савылды, 2023 елдагыдан 626 килограммга күбрәк.

Соңгы ун елдагы саннарга күз салсак, 2015 елда тәүлеккә 150 тонна сөт савыла иде. Ун елда тулай савымны 100 тоннага арттыра алдык. Болай гына барлыкка килгән үсеш түгел бу. Районда азык үзәкләре төзи башлау мөһим роль уйнады. “Северный“, “Яңарыш“, “Кырлай“, “Ватан“, “Ак барс“ агрокомплексы“ ширкәтләрендә азык үзәкләре уңышлы эшли, сөт җитештерү арта бара. Бу мөһим  яңалыкны башка хуҗалыкларда кертергә вакыт.

Соңгы елларда 3700 башка исәпләнгән 5 эре сөтчелек комплексы төзелде. “Яңарыш“, “Кырлай“ ширкәтләрендә – 1200әр, “Кызыл Яр“, “Тукай“ ширкәтләрендә – 500әр, “Казанка“ ширкәтендә 300 башка исәпләнгән комплекслар файдалануга тапшырылды.  Бу мөһим эш дәвам итә. Бүгенге көндә “Вамин“ сөт берләшмәсе“ авыл хуҗалыгы предприятиесендә 1500 баш сыерга исәпләнгән сөт комплексының беренче этабы төзелә. Комплекс 4200 баш сыерга исәпләнгән. Тәүлеккә 500 тонна җитештерә ала торган азык үзәге сафка басты. Х.Гарипов, Д. Шакирҗанов крестьян-фермер хуҗалыклары  дәүләт ярдәме белән 120 һәм 100 башка исәпләнгән заманча фермалар төзеделәр.

“Курса МТСы“ ширкәте – 1000, “Кишет“ ширкәте – 1800, “Ватан“ ширкәте 400 баш сыерга  исәпләнгән сөт комплекс-лары төзүне планлаштыралар.

Бүгенге көндә безнең республикада эшлим дигән кешегә бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Моның өчен Рәисебез Рөстәм Нургалиевичка зур рәхмәт. Авыл хуҗалыгын үстерүгә юнәлдерелгән күп программалар гамәлдә. “Ак барс“ агрокомплексы“, “Яңарыш“, “Кырлай“ ширкәтләре 70х30 программасы кысаларында таналар алдылар. Барлык сумманың 70 процентын дәүләт түли, хуҗалыкларга 30 проценты гына туры килә.

Узган ел безнең район  419 млн сумга якын дәүләт ярдәме алды. Шул исәптән 2201 шәхси хуҗалыктагы 5509 сыерга 21 млн 387 мең сум субсидия бирелде. Шәхси хуҗалыклар көн саен 100 тоннага якын сөт җитештерә, дип исәплибез. Димәк, безнең районда бүгенге көндә 350 тоннадан артык сөт җитештерелә дигән сүз. Шәхси хуҗалыклар нәселле тана сатып алганда бер башка 90 мең сумга кадәр кире кайтарыла. Агрофирмалар өчен бу сумма 50 мең сум.

Сөтчелек – көндәлек акча кертә торган тармак. Хуҗа-лыклар күбрәк сөт җитештерә икән – хезмәт хаклары да арта, дигән сүз. 2025 елның 1 гыйнварына районның авыл хуҗалыгы тармагында уртача хезмәт хакы 51,4 мең сумга җитте, үсеш – 32 процент. Бу юнәлештә эшлисе күп әле – республика буенча уртача хезмәт хакы  57,6 мең сум. Бер көндә сөт җитештерү буенча республикада без җиденче урында. Максатыбыз – тагын да алгарак күтәрелү, ел ахырына авыл хуҗалыгы оешмаларында көнлек сөт җитештерүне 300 тоннага җиткерү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев