erid:2VtzquqpS7d
Арча районында балалар бакчаларына йөрүче балалар сыерчык оялары ясап элделәр
Арча яңалыклары

Арча районында балалар бакчаларына йөрүче балалар сыерчык оялары ясап элделәр

Арча районында “Экояз” бәйгесе кысаларында “Кошларга ярдәм ит” акциясе үтте.

1 апрельдә Кошлар көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Арча районының барлык балалар бакчаларында да тәрбия сәгатьләре, әңгәмәләр үтте. Балалар әти-әниләре белән берлектә сыерчык оялары, җимлекләр ясады. Балалар бу эштә бик теләп катнашты.

Ахырдан “Иң яхшы сыерчык оясы” дигән бәйге үтте. Анда иң яхшы сыерчык оялары ясаган балалар билгеләп үтелде.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев