erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчалар “Җиңү диктанты” акциясенә кушылды

Диктант язучылар арасында Арча районы башлыгы Илшат Нуриев та бар иде.

Бүген арчалар бөтен ил буенча узучы Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына багышланган “Җиңү диктанты” акциясенә кушылды. Районда ул ике мәйданчыкта – Арчаның 5нче гимназиясендә һәм Арчаның 7нче мәктәбендә узды. Анда барысы 350 кеше катнашты. Шулай ук онлайн режимда катнашу мөмкинлеге дә тудырылган иде.

Арчаның 5нче гимназиясендә “Җиңү диктанты”н район башлыгы Илшат Нуриев, Арча һәм Әтнә районнары хәрби комиссары Азат Вахитов, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәммәдияров та язды. Шулай ук акциягә район мәктәпләре укытучылары, әти-әниләр кушылды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

“Диктант биремнәрен башкарырга 45 минут вакыт бирелә, – дип таныштырды район мәгариф идарәсе методисты Альбина Әхмәдиева. – Биремнәр алдан билгеле булмады, аларны диктант язар алдыннан гына өләштек. Барысы 25 бирем, берничә вариант арасыннан дөрес җавапны табарга кирәк. “Җиңү диктанты”нда катнашу – ул Бөек Ватан сугышы вакыйгалары буенча үз белемеңне тикшерү өчен менә дигән мөмкинлек”.

Районыбыз балалар бакчалары коллективлары акциягә онлайн-режимда кушылды.

“Мин быел “Җиңү диктанты”н беренче тапкыр яздым, – ди Арчаның икенче балалар бакчасы өлкән тәрбиячесе Гөлназ Мөхәммәтгалиева. – Сораулар җиңел түгел, алдан әзерләнмичә генә җавап биреп булмый. Яшермим, җавабын белмәгән сораулар да очрады, яңа мәгълүмат та алдык. Бөек Ватан сугышы вакыйгалары халык хәтереннән җуелырга тиеш түгел. Бу безнең тарих. Тарихи фактларны белергә кирәк. Без аны белергә тиеш. Күбрәк тарихи фильмнар, документаль тапшырулар карарга, тарихик китаплар укырга кирәк, дигән фикергә килдем мин”.

Диктант нәтиҗәләре соңрак билгеле булачак. Аларны һәркем диктантпобеды.рф сайтында шәхси кабинетында белә алачак. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X