erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчаның 1нче мәктәбендә “Үсеш ноктасы” проекты кысаларында семинар-киңәшмә үткәрелде

2019 елдан мәктәпләрдә “Үсеш ноктасы” үзәкләре ачыла башлады.

Безнең районда Арчаның В.Ф.Ежков исемендәге 1нче мәктәбендә, Арчаның 2нче мәктәбендә, Арчаның 5нче гимназиясе, Түбән Мәтәскә, Курса-Почмак, Шушмабаш, Казанбаш, Апаз, Яңа Кырлай, Ашытбаш, Наласа мәктәпләрендә “Үсеш ноктасы” проекты кысаларында химия, биология, физика кабинетлары үзгәртеп корылды, алар заманча технологик җиһазлар белән тәэмин ителде.

Шулай ук Яңа Кенәр, Иске Чүриле, Лесхоз, Арчаның 7нче мәктәбендә технология, математика һәм информатика, физик культура һәм тормыш куркынычсызлыгы, шахмат буенча “Үсеш ноктасы” проекты нигезендә  күп нәрсәләр эшләнде. Мәктәпләргә цифрлы  лаборатория җиһазлары, хәтта роботлар кайтып төште. Укытучылар бу лабораторияләрдә балалар белән эшләү өчен махсус курсларда укыдылар. Бүген инде күпмедер дәрәҗәдә тәҗрибә бар. Арчаның 1нче мәктәбендә шушы уңайдан семинар-киңәшмә үткәрелде.

Казаннан республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгыннан бүлек җитәкчесе урынбасары Татьяна Лустина, “Татарстан Республикасы мәгариф үсеше институты” проректоры Равил Хәмитов, Казан федераль университетының өлкән укытучысы Гөлнара Минһаҗева кайтты. Семинарда мәгариф оешмалары җитәкчеләре катнашты. “Үсеш ноктасы” проекты илкүләм дәүләт программалары кысаларында тормышка ашырыла, – дип сөйләде Татьяна Лустина. – Аны федераль һәм республика бюджетлары финанслый. Авыл һәм шәһәр мәктәпләрендә заманча технологияләр кулланып укыту буенча аерма булырга тиеш түгел. Максат – үсешне фәнни һәм технологик юнәлештә алып бару, балаларны белемле итү, заманга ярак-лы итеп тәрбияләү. Ә фән кабинетлары балаларга җитәрлек күләмдә технологик җиһазлар белән тәэмин ителергә тиеш”.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Эшлекле сөйләшүдән соң семинарда катнашучылар, төркемнәргә бүленеп, биология, химия, физика, информатика фәннәре буенча “Үсеш ноктасы” кабинетларында дәресләрдә булдылар. Әлеге проект кысаларында  укучылар мәктәпкә кайткан җиһазлар ярдәмендә тәҗрибәләр күрсәттеләр. Безнең төркем иң беренче булып Шушмабаш мәктәбенең биология дәресендә булды. Тәҗрибә күрсәтүче башта нинди приборлар, җиһазлар белән эшләүләре белән таныштырдылар. Сулыш алу ешлыгы физик хәрәкәткә кадәр һәм аннан соң ничек үзгәрә? Шуны исбатладылар. Күкрәк читлеге хәрәкәтен билгеләүче сенсор, мәгълүматны кабул итүче үзәк модуль һәм, әлбәттә, махсус программа урнаштырылган компьютер. Сенсорны үзәк модульгә, модульне компьютерга  тоташтыргач, сенсорны өстәл артында утырган кызның алдына китереп куйдылар. Монда иң кызыгы шунда – укучылар электрон җиһазлар белән эшлиләр. Бу, бердән, балада дәрескә карата кызыксыну уята, икенчедән, тема истә кала, өченчедән, алга куйган бурыч фәнни исбатлау-лар белән ачыла. Соңыннан Шушмабашның биология укытучысы Рузилә Һадиева белән сөйләштек. “Узган ел табигый фәннәр циклы юнәлешендә цифрлы лабораторияләр кайтты, – дип сөйләде ул. – Цифрлы лаборатория җиһазлары белән дәрестә һәм дәрестән тыш сәгатьләрдә практик һәм лаборатор эшләр эшлибез. Уңайлы методик ярдәмлекләрдән өйрәнеп, укучылар белән мавыктыргыч эзләнү эшләре алып барабыз. Фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашабыз, шәхси проектлар язабыз. Теорияне практикада ныгыту мөмкинлеге баланың кызыксынучанлыгын арттыра. Цифр-лы микроскоп, кеше организмындагы  күрсәткечләрне үлчәү сенсорлары, тонометр, температура, пульсларны үлчәү җиһазлары белән укучылар зур кызыксыну белән эшлиләр”. 9 сыйныф укучысы Ислам Хәлиуллин: “Без узган ел, 8 сыйныф укучылары, кеше анатомиясен цифрлы лабораториядә өйрәнә башладык. Бу бик кызык-лы. Практик эшләрне яратып башкарабыз. Нейротехнология буенча ЭКГ (йөрәк эшчәнлеген тикшерү), ЭМГ (мускулларны), ЭЭГ (баш миен тикшерү), пульс, сулышны үлчәү сенсорлары ярдәмендә практик эшләр башкарырга өйрәндек, кызыксынуыбызны дәвам итәбез”.

Дәресләр кызыклы барды. Балалар машина юу буенча автохимия сыеклыгының экологиягә зыянын, крем, сабыннарның файдасы-зыяны, тавыш дулкыннары үзенчәлекләре, төрле матдәләрнең үзара реакциягә керүләре темалары буенча практик тәҗрибәләр күрсәттеләр. Мәктәп музеен да карадык. Арчаның В.Ф. Ежков исемендәге 1нче мәктәп директоры Эльмира Сафина чыгышын кызыксынып тыңладык. Алар укучылар белән Казандагы югары уку йортлары, Арча үзәк хастаханәсе белән дә хезмәттәшлек итәләр. Өйрәнерлек нәрсәләр бар. Мәгарифтә үзгәрешләр күренә.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X