erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча балалар сәнгать мәктәбендә “Тавыш. Балалар.” проектының гала-концерты узды

Мәдәни проектка нәтиҗә ясалды

Узган атнада Арча балалар сәнгать мәктәбендә булган тагын бер чара – “Тавыш. Балалар.” проектының гала-концерты. ТАССРның – 100, Арча районының – 90 еллыгы уңаеннан 2019 елда ук башланып киткән әлеге проект кысаларындагы “Арча сандугачы” район татар халык һәм этник җырлар бәйге-фестивале быел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан дәвам итте.

Агымдагы елда “Тавыш. Балалар” проектының II сезоны узды. Ул өч этапта барды: районыбыз мәктәпләрендә укучы (сәнгать мәктәпләрендә шөгыльләнмәүче)  җырчы балаларны тыңлап карау, аннан узганнар арасыннан сәнгать мәктәбендә иң-иңнәрне сайлап алу һәм аларны остазларга беркетеп, гала концертка җыр өйрәнү. 24 декабрьдә узган йомгаклау концертында укучылар шул өйрәнгән җырларны тәкъдим иттеләр.

Бәйгенең төп максаты – яшь талантларны барлап, киләчәк буында татар халык җырларына, традицион милли вокал сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләү.  Финалистлар белән 2 ай дәвамында сәнгать мәктәбе педагоглары Миләүшә Әгъзәмова, Альбина Фатыйхова, Алена Ганиева, Артур Хафизов эшләде. Аларның һәркайсына өчәр укучы беркетелгән иде. Гала-концертта әлеге 12 бала җыр сәнгатендәге осталыкларын күрсәтеп, көч сынашты.

Финал ярышын Арча районы башлыгы Илшат Нуриев ачып җибәрде. “Бу фестиваль үз эченә берничә төрле максатны алса да, минемчә, аның төп максаты – татар  телен саклап калу. Чөнки бүген әлеге сәхнәдә чыгыш ясаган балалар күз ачып йомганчы безгә алмашка киләчәк. Без аларны дөрес итеп тәрбияләсәк, киләчәгебез якты булыр дип ышанам. Шуңа да әнә шундый бәйгеләр оештырабыз. Милли үзаңны арттыру өстендә җитди эшләр алып барылу мөһим. Тукайлы Арча районы бары үсәргә һәм алга барырга тиеш”, – дип, катнашучыларга мактау сүзләре җиткерде ул.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 Сәхнәдән яңгыраган татар җырлары һәркемнең күңеленә үтеп керде. Катнашучылар икеләтә дулкынлану хисләре кичерде. Чөнки аларның чыгышларын бәяләүчеләр арасында Татарстан Республикасының халык артисты, Татар дәүләт филармониясе һәм Татарстан дәүләт фольклор музыкасы ансамбленең сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов та бар иде. “Арчага кайтканда мин гел тамырларымны уйлыйм. Бүген балаларның чыгышларын карап утырганда иске Мәдәният йорты күз алдыма килде. Анда без гел концертларга килә идек. Ул вакытта архив фотолар да бар миндә. Горурланып әйтәм, Арчаның үткәне дә матур, киләчәге дә матур булачак. Дөньяның 55 илендә булган кеше буларак шуны әйтә алам, күңелемә Арчадан да якын, Арчадан да сагынып искә алган җирем юк”, – диде ул. Чыгыш ясаган укучыларга ихлас күңеленнән районның горурлыгы булып үсүләрен теләде.

Иң дулкынландыргыч мизгелләр җиңүчеләрне котлау тантанасы булды. Гран-при иясе дип Иске Чүриле мәктәбе укучысы Зифа Вәлиева танылды. Аннан кала тагын дүрт җиңүче билгеләнде. Алар – Яңа Кырлай мәктәбеннән Адилә Исмәгыйлева, Хәсәншәех мәктәбеннән Рөстәм Әхмәдуллин, Арчаның 6нчы мәктәбеннән Зилә Надыршина,  Наласа мәктәбеннән Илсөяр Шаһиева.

Мәдәни чара татар халкының гимнына әверелгән Г.Тукайның “Туган тел” җыры белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X