erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча балалары өчен бәйрәм узды

Арча районында туып-үскән һәркем горурланып “Мин Арча баласы” дип әйтә ала. Чөнки районыбызның сагынып сөйләрлек үткәне, горурланырлык бүгенгесе һәм якты киләчәге бар. Әнә шул өч заманны берләштергән проектка моннан ике ел элек Арча Укучылар сарае старт бирде.

Пандемия вакытында башланып киткән “Мин Арча баласы” проекты елдан-ел үсә һәм киңәя. Елга ике тапкыр әлеге проект кысаларында уздырылган бәйгеләргә нәтиҗә ясала һәм җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырыла. Чираттагы тантаналы чара 1 июнь көнне булды.

“Мин Арча баласы” фестивале Балаларны яклау көне уңаеннан уздырылды. Чөнки фестивальнең төп сәбәпчеләре – балалар һәм яшүсмерләр. “Казансу” паркында бу көнне җылы бәйрәмчә кәеф хөкем сөрде. Көчле алкышлар астында проектның гимны яңгырады һәм бәйрәмгә җыелучылар флешмобка кушылды. Әнә шулай күтәренке рухта башланып киткән фестиваль котлау һәм рәхмәт сүзләре, бүләкләр һәм концерт номерлары белән үрелеп барды.

Тантананы Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвира Вафина ачып җибәрде. “Беренче чиратта, барыгызны да Балаларны яклау көне белән котлыйм. Илебездә җәйге каникуллар башланган көнне мондый матур бәйрәмнең уздырылуы бик матур күренеш. “Мин Арча баласы” проектының елдан-ел үсүенә чиксез шатмын. Проектның безнең районда гына түгел, республикада да популярлык яулавы горурланырлык. Проектның авторларына, җитәкчеләренә һәм бәйрәмне оештыручыларга зур рәхмәтемне җиткерәм. Балаларыбызны бүгенге бәйрәм көнендә генә түгел, һәрвакыт яклап, киләчәккә өмет белән карарга өйрәтик”, – диде ул чыгышында.

Балалар һәм яшьләрне Арча районы тарихын яңа форматта өйрәнүгә җәлеп итү максатыннан оештырылган бу проект өч ел дәвамында меңнәрчә катнашучыны берләштерде. Видеороликлар, фотосурәтләр, ребуслар – социаль челтәрдә барган бәйгеләр. Моннан тыш, укучылар арасында рәсем бәйгесе, тарихи квестлар, осталык дәресләре үткәрелде. Бәйгеләрдә 5 яшьтән 18 яшькәчә укучылар катнашты. Берничә юнәлешне колачлап алган әлеге проект укучыларда туган якка мәхәббәт хисләре тәрбияләүгә юнәлдерелгән. Мәсәлән, рәсем бәйгесендә укучылар Арчаның истәлекле урыннарын кәгазьгә төшереп кенә калмыйча, аның тарихын һәм актуальлеген өйрәнде.  

Бу көнне дә районыбыз матурлыгын, үзенчәлеген, тирән тарихын бәян итүче сәләтле укучылар сәхнә түренә чакырылды. Ел башыннан алып бүгенге көнгә югарыда әйтелгән юнәлешләрдә аеруча тырышкан укучылар истәлекле бүләкләр һәм диплом белән бүләкләнде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бүләкләрне район мәгариф идарәсе җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Лия Ильина һәм Укучылар сарае директоры, “Мин Арча баласы” проектының җитәкчесе Руслан Гыйниятуллин тапшырды. “Балалар, барыгызны да бүгенге бәйрәм һәм җәйге каникуллар башлану белән котлыйм. Алда сезне иң рәхәт вакытлар көтә. Җәйге ялларны авыртмыйча, әти-әниләрегез, якыннарыгыз янәшәсендә күңелле итеп уздыруыгызны телим”, – дип, балаларга мөрәҗәгать итте Лия Ильина.

Бәйрәмдә һәркем үзенә шөгыль таба ала иде. Сәхнәдә бәйрәмнең тантаналы өлеше барса, парк тирәсе берсеннән-берсе кызыклы уеннар, осталык дәресләре һәм бәйгеләрдән гөрләп торды. Асфальтка рәсем ясау бәйгесендә балалар берничә тематика буенча эшләделәр. Биредә Пионерия туган көне дә, туган як табигате дә, юл йөрү кагыйдәләре дә искә алынды. Һәр юнәлешнең үз җиңүчеләре билгеләнде. Тагын бер үзенчәлекле ярыш – ул фотокросс булды. Әлеге бәйгедә фестивальгә килгән һәркем катнаша алды. Бары тик бәйрәм барышында фотога төшәргә һәм фотоны ВКонтакте битендәге махсус папкага урнаштырырга иде. Тик ярышның төп шарты буларак фотода “Мин Арча баласы” логотибы яки хештегы булуы исәпкә алынды. Иң үзенчәлекле фото авторлары бүләккә лаек булды.

Иң мавыктырчык мәйданчыкларның берсе осталык дәресләре иде. Сәйләннән беләзек үрү, татар орнаментлары төшереп магнит һәм брошкалар ясау кызларны битараф калдырмаса, ракета модельләре һәм роботлар малайлар өчен кызыклы булды.

Бәйрәмне районыбызның сәләтле балаларыннан тыш, башкалабыздан кайткан кунаклар да матур җырлары белән бизәде. Якташларыбыз, Арча балалары Фәрит Низамиев һәм Динара Шәйдуллина үзләренең дәртле җырларын бүләк итте.

“Мин Арча баласы” проекты кысаларында узган бәйгеләр нәтиҗәсе:

Ребуслар бәйгесе җиңүчеләре:

1 урын – Дарина Галиуллина, Зифа Вәлиева, Ралина Хәбибуллина, Алинә Ганиева.

2 урын – Райнур Ногманов, Илүс Гафуров, Ильяс Гафуров, Сөмбел Гарипова.

3 урын – Айзат Мостафин.

Фотолар бәйгесе җиңүчеләре:

1 урын – Самира Садретдинова, Денис Лексин, Эльза Садриева.

2 урын – Зәринә Сафина, Рамилә Мөхәммәтвәлиева, Таңсылу Нигъмәтуллина.

3 урын – Дарина Галиуллина, Илназ Касыймов, Айсылу Абдуллина, Камилә Хәмидуллина.

“Арча төбәгенең тарихи урыннары” рәсемнәр бәйгесе җиңүчеләре:

1 урын – Мәлик Шиһабетдинов, Дарина Галиуллина, Мәрхәбә Рәхимова, Динә Хәйретдинова.

2 урын – Мөхәммәт Шодиев, Инсаф Салихов, Зәмирә Хәйруллина, Таһир Мотыйгуллин, Зәринә Сафина

3 урын – Әминә Сәйфуллина, Адилә Ибраева, Мәликә Вахитова, Камилә Гарипова.

Фотолар авторы - А. Якупова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X