erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Арча хәбәрләре” мине Артекка җибәрде!

Ел саен Россиянең төрле төбәгеннән яшь журналистлар Артек лагеренә медиафрумга җыйнала. 

Медиафорум тематик партнер “Лига юных журналистов” ярдәме белән оештырыла. Ә монда катнашу өчен “Россиянең яшь медиалидерлары” бәйгесендә, эшеңне җибәреп катнашып, җиңү яуларга кирәк. Һәм эшеңә зур бәя бирсәләр, сине, һичшиксез, форумга чакыралар. Без дә читтә калмадык һәм Артекта Татарстан данын яклау бәхете миңа елмайды. Тик бу миңа җиңел генә эләкте дип уйлый күрмәгез. Менә эш нәрсәдә: бәйгедә катнашу өчен эшем-язмамның русча варианты кирәк иде. Һәм шул чакта миңа “Арча хәбәрләре” ярдәмгә килде дә. Алар язмамны тиз арада русчага тәрҗемә итеп басытырып чыгардылар. Ә шул язмага сылтаманы мин бәйге гаризасына беркеттем һәм җиңү яуладым. 

Смена дәвамында без медиа өлкәсендә камилләштек. Төрле проектлар эшләдек, туры эфирларга чыктык, үзебез үк остаханәләр күрсәттек. Безнең төп максат – смена ахырында бер сәгатьлек туры эфир оештыру иде. Ә аның өчен программалар, рекламалар әзерләргә кирәк. Һәм мин Калуга кызы Станислава Никонович белән берлектә “Әче подкаст” исемле рубрика оештырдым. Проектыбызның максаты – шәһес аша тамашачыга теге яки бу һөнәрнең кире ягын күрсәтү. Үзенә күрә лимонлы интерактив өлеше дә бар иде. Проектыбыз уңышлы булды, тамашачы аны бик яратып кабул итте. Һәм бу эшебез өчен безне смена ахырында гран-при белән дә бүләкләделәр.

Гомумән Артекта бик кызу, ә аеруча безнең сменада шулай булды. Чөнки медиафорум эшләре белән гади лагерь тормышы үрелеп барды. Ә ул инде отрядлар арасында ярышлар, визиткалар тәкъдим итү, даими сәхнә чыгышларына әзерлекләр. Кичке 11дә концертка дип бию өйрәнсәң, иртәнге 7дә проектлар турында сөйләшәсең. Тик аңа карамастан, барысына да өлгердек. “Аю-Даг” тавына менеп,чын артековец булу йоласын да үттек, Севастопольгә экскурсиягә дә бардык, Кара диңгез буена да төштек, күп укыдык һәм шөгыльләндек. Үзебездән тәҗрибәлерәк осталардан белем тупладык, моңарчы кулга тотып карамаган эшләрне башкарып карадык. Ягъни, бер сүз белән әйткәндә, медиа өлкәсендә зур үсеш алдык.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Артек – бик күпләрнең хыялы. Һәм минем хыялым чынга ашты. Бу смена миңа күп яңа дуслар, бәяләп бетергесез тәҗрибә, онытылмас хәтирәләр бүләк итте. Яңа белемнәр туплап, төрле идеялар белән янып, иҗат итәргә һәм эшләргә дип илһамланып туган ягыма кайттым. Бу җылы хатирәләрне булдыруда зур роль уйнаган  “Нур” телестудиясенә һәм “Арча хәбәрләре” газетасына мин чиксез рәхмәтле!

                  Айгөл Фәттахова. Арча “Нур” балалар телестудиясе журналисты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X