Безнекеләр булдыра!
Безнең Арча районыннан ике ветеран Мөнирә Акбашева һәм Фәридә Кәримуллина оста куллар фильмында төштеләр. Казан филармониясендә "Күңел җырлаган вакытта" фильмының презентациясе булды.
Район ветераннар советы рәисе Рәмзия Хәмидуллина: ,Республикада иҗади төркем дигән группа эшли. Без үзебезнең осталарның эшләрен фотога төшереп әлеге төркемгә җибәреп торабыз. Алар фильмга безнең ике остабызны сайлап алды. Фәридә күнгә чигә, ә Мөнирә кәләпүшләр, хатын-кыз баш киемнәрен чигә. Филармониядә бик матур котлау тантанасы булды. Рәхмәт безнең ветераннарга", -- дип сөйләде.
Нет комментариев