erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча районында ике ГАИ машинасы бәрелешкән (+видео)

Бәхеткә, юл һәлакәтендә кешеләргә зыян килмәгән.

Кичә социаль челтәрләрдә Арча районының Иске Чуриле авылында ике ГАИ машинасы бәрелүе турында видеолар пәйда булды. Безгә шалтыратып сорый да башладылар. Булган әйберне берничек тә яшереп калып булмый бит. Авыл эчендә кешеләр күз алдында булганны бигрәк тә. Социаль челтәрләрдәге безгә килеп ирешкән, шулай ук рәсми булмаган мәгълүматлар буенча, чыннан да Иске Чүриле авылы уртасында ике ГАИ машинасы – “Форд” һәм “БМВ” бәрелешкән. Эш вакытында. Хәл болай була. Машинаның берсе юл хәрәкәте кагыйдәсен тупас бозган һәм туктамаган машинаны куа киткән. Ярдәмгә юлда торган икенче ГАИ машинанын чакырткан. Кагыйдә бозучыны ике яктан кысмакчы булганнар, тик тегесе кинәт борылып качып өлгергән, ә бу ике ГАИ машинасы бер-берсенә килеп бәрелгән. Бәхеткә, юл һәлакәтендә кешеләргә зыян килмәгән. Шунысын да әйтергә кирәк, ГАИ машиналарының икесе дә Казанныкы. Арчаларның монда катнашы юк.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X