erid:2VtzquqpS7d
Арча районының бер авылында чардуганнарны урлаганнар
Арча яңалыклары

Арча районының бер авылында чардуганнарны урлаганнар

Полиция тикшерү эшләре алып бара.

Түбән Оры авылы зираты турында сүз бара. Яңаларына алыштырганда иске чардуганнарны кырыйга (зират эчендә) чыгарып куйган булганнар. "Алар тимердән, зур, авыр. 20 меңнән дә артык акча эшләмәгәннәрдер. Кешеләр моны күргән, тик игътибарга алмаган. Үзләре тимергә тапшырып, акчасын зиратны карап торырга тапшырган булсалар... Зиратны тәртиптә тоту авыл хакы өстендә бит", - дип хәбәр итә "Безнең гәҗит" мөхәррире Илфат Фәйзрахманов. Ул Рәшит Шамкайны күмәргә кайткан булган, шунда күреп алган һәм полициягә хәбәр иткән. "Минемчә, бу вандаллар",  ди Илфат Фәйзрахманов. Анда аның әти-әнисенә куелган чардуганнар да булган. .

 

 


Арча Арча районы Арча хәбәрләре

Нет комментариев