erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча стадионында йөргәндә боздан ясалган фигураларга күз төште

Кул эшләре турында сүз барганда без балта осталарын, чигүче, тегүчеләр, тимердән төрле әйберләр ясаучыларны күз алдына китерәбез

Ә беркөн Арча стадионында йөргәндә боздан ясалган фигураларга күз төште. Чын-чын Шүрәле басып тора, тарантас җиккән ат каядыр ашыга, Сарык белән Кәҗә бүре башын пешерергә әзерләнә һәм башкалар. Агачтан да, тимердән дә түгел, гап-гади карны катырып, бозны пычкы белән кисеп фигуралар эшләнгән, буялган... Милли киемнәрдән татар кызы һәм егете, Кыш бабай һәм Кар кызы, факел, боздан Арча крепосте... Исең китәрлек. Нинди зур хезмәт бит бу!

Бу матурлыкны кемнәр тудырганын беләсе килде. Чынлыкта бер кеше генә хезмәте түгел, бик күп кешенең көче кергән булып чыкты.

– 2021 ел – Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы итеп игълан ителде. Шуңа без боздан фигуралар ясаганда төп тема итеп шуны алырга булдык. Милли колорит белән, Тукай әкиятләре һәм шигырьләренә нигезләнеп ясалды фигуралар, – диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алинә Мөхәммәтшина. – Бик күп коллективларның көче керде. Мәдәният идарәсе баян тоткан егет белән кызны, 120нче һөнәри училище Арча крепостен, спорт мәктәбе факелны, техникум ел символы – үгезне ясады.

Ә үзәк мәйданны мәгариф идарәсе үз кулына алган. Тезелеп киткән боздан фигураларны – Тукай әкиятләре геройларын мәктәпләр, балалар бакчалары коллективлары иҗат иткән.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Бер фигураны бер оешма гына ясамады. Бөтен мәктәпләрне, Арчадагы  балалар бакчаларын бүлделәр. Шуңа һәр фигура берничә коллективның иҗат җимеше, дисәк, дөрес булыр, – диде Арча Укучылар сарае җитәкчесе Руслан Гыйниятуллин. – Без, мәсәлән, Апаз мәктәбе һәм 6нчы балалар бакчасы белән бергә эшләдек. Апаз мәктәбе буяулар бирде. Кар тутырганда балалар бакчасыннан кеше күп килгән иде. Укучылар сараеның өстәмә белем бирү педагогы, рәссам һәм шахматчы Айдар Яхин бозны кисеп сын ясады, буяды. Аңа балалар бакчасы кызлары булышты. Шулай итеп без самовар белән чокыр иҗат иттек.

Укытучылар, тәрбиячеләр, гомумән, мәгариф, мәдәният, спорт өлкәсе хезмәткәрләре кулы тигән әйберләрнең шулай матур чыгуына аптырарлык түгел. Чөнки алар укытучы да, тәрбияче дә, рәссам да, бию-че-җырчы да... Хезмәтегезгә сокланырлык, егетләр һәм

кызлар.

Матурлыкның чиге юк, диләр. Берәүләр тудыра, икенчеләр соклана, безнекеләр булдыра, дип горурлана. Без икенчеләр арасында. Һәрберсе янында озак тукталып, исебез китеп карап тордык. Карны бозга әйләндереп, боздан шундый чын иҗат әсәрләре тудыру – үзе зур осталык.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X