Соңгы арада үзәк матбугат чараларында Юрий Гагаринның галәмне яулавына 60 ел булу уңаеннан 12 апрельне Ил горурлыгы көне буларак билгеләү турында сүзләр еш ишетелә башлады. Россия Герое, очучы-космонавт, Дәүләт Думасы депутаты Елена Серова әлеге фикерне хуплады. Ул хәтта 12 апрельне ял көне итүгә дә каршы түгел. Шул ук вакытта бу башлангычның нәкъ менә Татарстаннан, аерым алганда, «Җиһангирлар» инициатив төркеменнән юл алуы күпләргә мәгълүм түгелдер, мөгаен. Әлеге төркем җитәкчесе Хәлил Гайнетдинов белән без әнә шул хакта сөйләштек.