erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Юлга кар ташламагыз!

Капка төбен көрәсәгез, юлга кар чыгармагыз. Андый очраклар авылларда һәм шәһәр урамнарында бар

Редакциягә: “Йорт хуҗалары капка төбен көрәгәндә карны юлга чыгаралар. Кайчакта машина белән дә үтеп булмый. Юлны кар белән каплау-чыларга берәр төрле чара бармы? Андыйларны тәртипкә чакырырга кирәк”, – дип мөрәҗәгать итүчеләр бар. Без бу сорау-га ачыклык кертү максатыннан район прокуроры өлкән ярдәмчесе, юстиция киңәшчесе Радик Хәбибуллинга мөрәҗәгать иттек.

– Халыкның, оешмаларның юлга кар чыгарып, юл хәрәкәтенә комачаулаганнары өчен административ җаваплылык каралган, – дип аңлатты прокурор өлкән ярдәмчесе Радик Хәбибуллин. – Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турындагы кодексының 12.33нче маддәсе нигезендә административ хокук бозуларга менә ниләр керә: юл хәрәкәтенә куркыныч тудырып, юлны бозулар, юл хәрәкәтенә тоткарлык ясау-лар, юлны пычратулар. Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 1.5нче пункты нигезендә юл өстен зарарлау, пычрату, юл билгеләрен алып ташлау, кую, аларга зыян салу,

юлда хәрәкәтне тоткарлау-чы төрле әйберләр калдыру һәм башка чаралар тыела. Юл хәрәкәтен тоткарлаучы, юлга зыян китерүче аларны тиз арада бетерү  чараларын күрергә бурычлы. Әгәр дә моны эшли алмый икән, ул бу турыда полициягә хәбәр итәргә тиеш.

– Юл хәрәкәтенә зыян салучыларга, хәрәкәтне тоткарлау-

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

чыларга нинди административ җәза каралган?

– Юл хәрәкәтенә тоткарлык ясаучы гражданнарга 5 меңнән 10 мең сумга кадәр, дәүләт хезмәтендәгеләргә – 25 мең, юридик затларга 300 мең сумга кадәр штраф салу каралган.

– Радик Мөдәррисович, аңлатуыгыз өчен рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X