erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча телчеләре киңәшә

Арчадагы 6 нчы урта мәктәп базасында райондагы татар теле, мари теле һәм әдәбияты укытучыларының «Тел төрлелеген саклау – Татарстан Республикасы гомуми белем бирү системасының өстенлекле бурычы» темасына традицион август киңәшмәсенең секция семинары узды.

Арчадагы 6 нчы урта мәктәп базасында райондагы татар теле, мари теле һәм әдәбияты укытучыларының «Тел төрлелеген саклау – Татарстан Республикасы гомуми белем бирү системасының өстенлекле бурычы» темасына традицион август киңәшмәсенең секция семинары узды.

Мәгариф идарәсенең милли эшләр буенча җаваплы методисты Энҗе Габдулатҗан кызы Мостафина «Арча муниципаль районында милли мәгарифнең торышы: узган уку елы нәтиҗәләре, проблемалар һәм хәл итү юллары» дигән чыгышы белән башлап җибәрде. Ул секция эшендә катнашучыларны узган уку елы нәтиҗәләре һәм башланып килә торган яңа уку елында алда торган бурычлар турында сөйләде. Гомумән, милли мәгарифне үстерү юнәлешендә алып барыла торган эшнең күптөрлелеген һәм шул ук вакытта нәтиҗәле икәнен республикабыз күләмендә үткәрелгән бәйгеләрдә, фәнни-гамәли конференцияләрдә, олимпиадаларда укытучыларыбыз һәм укучыларыбызның уңышлары раслый. Алдагы уку елларында да ирешелгән уңышларыбыз белән генә чикләнеп калмаска уйлыйбыз.

Әйе, 2020/2021 уку елында туган телләр буенча республика олимпиадалары күрсәткечләребез  куанырлык: 2020 елда 37 урын булса, ә 2021 елда – 47 урын. Халыкара олимпиада, «Илһам» Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе, «Сәйяр» театраль фестиваль-конкурсларында да җиңүче укучыларыбыз һәм коллективларыбыз елдан-ел арта. «Тик бу ирешелгән уңышларыбыз милли белем диңгезендә бер дулкын гына әле. Әгәр дә эшебезне республика күләмендә генә түгел, ә инде регионара дәрәҗәдә дә җәелдерсәк, тагын да отышлырак булыр дип саныйбыз», – диде Энҗе Габдулатҗан кызы.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Район методик берләшмәсе җитәкчесе буларак мин үзем «2020/2021 нче уку елында «Татар теле һәм әдәбиятын укытуның актуаль мәсьәләләре» темасына чыгышымда яңа уку елында татар теле һәм әдәбияты, мари  теле һәм әдәбияты укытучылары алдында торган бурычларны тагын бер мәртәбә ассызыкладым, аерым алганда татар телен һәм әдәбиятын укытуда яңалыклар, 5 – 11 нче  сыйныфларда «Туган тел» предметын яңача укыту проблемасын күтәрдем, эш программалары төзү буенча тәкъдимнәремне дә җиткердем.

Чыгышлар ана теле укытучыларын бүген иң борчыган сорауларга юнәлтелгән иде. Арча 5 нче гимназия укытучысы Әлфия Финавил кызы Рафикова «Милләтемнең киләчәге безнең кулларда» темасына чыгыш ясады. Иске Чүриле урта мәктәбеннән Ләйсән Фоат кызы Вәлиева, Арчадагы 7 нче урта  мәктәптән Алсу Мостафа кызы Фәйзуллина, Арчадагы 2 нче урта мәктәптән Рәсимә Хәниф кызы Ибраева укучыларны татар теле һәм әдәбиятыннан фән олимпиадаларына әзерләү тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Педагогик остаханәдә Яңа Кырлай мәктәбеннән Миләүшә Рафис кызы Зарипова «Эз калдырып китү – изгелек» темасына укучыларда мотивация тудыру, дәрестә яңа алымнар куллану буенча эш алымнарын күрсәтте. Тәнкыйди фикерләү технологиясенең «Шакмак» алымын куллану буенча Яңа Кенәр мәктәбеннән Ләйсән Сәүбән кызы Нигъмәтуллина күрсәткән осталык дәресе укытучыларда зур кызыксыну уятты.

Киңәшмә ахырында алдынгы укытучыларга мәгариф идарәсе җитәкчесенең Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләре тапшырылды.

Татар теле һәм әдәбияты, мари теле һәм әдәбияты укытучыларының куанырлык хезмәт уңышлары да шактый,  республикага таратырлык бай уңай эш тәҗрибәсе дә җитәрлек. Ә алда торган максатлар тагын да зуррак .Киңәшмәдә алда торган уку елына шушы максатларны тормышка ашыру юллары билгеләнде.

Миләүшә ӘҮХӘДИЕВА,
Арча  районындагы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмәсе җитәкчесе
Автор фотолары

чыганак: https://magarif-uku.ru/tt/archa-telchelare-kinasha/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X