Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Арча урамында Коръән ашы

    Барысы да күтәреп алды

    Арчаның Кызыл Бистә урамында олысы-кечесе җыйналып, Корьән ашы үткәрделәр.

    Бу матур гадәт 2008 елдан бирле кабатлана инде. “Ул чактагы яшь гаиләләрдә балалар үсеп буйга җитте, безнең оныклар кияүгә бирерлек булды, – диде шушы урамда яшәүче Сәгыйдә Гаязова. – Соңгы вакытта гына туктатып торган иде. Быел яңадан шул матур гадәтне кайтарырга булдык. Иң беренче булып күршеләр, беренче чиратта уң як күршеләрем Тәүрис һәм Мөслимә белән уртага салып сөйләштек, аннан башкаларга җиткердек. Барысы да күтәреп алды”.

    Күз алдыгызга китерегез – урам уртасында “П” хәрефе кебек өстәлләр урнаштырганнар, эскәмияләр тезгәннәр. Өстәл ризыклар белән тулган. Шунда гына зур казанда пылау пешә, самоварда чәй кайный. Аның янында зур чүмечләр белән хатын-кызлар мәш килә. Бераздан өстәл тирәли урам кешеләре урын ала. Һәм урамга азан тавышы яңгырый.

    – Ул көнне әзерлек иртәдән башланды. Тәүрис, Шамил, Илфат, Азат, Илнур, Айдар, Камил абый, Фәргать, Алмаз өстәл, эскәмияләрне куйдылар. Азык-төлек алу өчен генә дә кибетләргә ничә тапкыр чыгып кердек, – диде Сәгыйдә. – Табын әзерләүдә кулы тими калган кеше булмагандыр. Гөлчирә апа пылау пешерде. Искиткеч тәмле килеп чыккан иде. Алсу белән Илфат, Шамил белән Розалия, Рәйсә, Әлфия апа, Зәйтүнә, Гүзәл, Кәримә, Сания, Ләйсән, Гүзәлия, Рамилә – барысы да көн буе табын әзерләүдә булдылар.

    Реклама

    Сәгыйдәнең үзе турында әйтеп тә торасы юк инде. Ул идеясын җиткерүче дә, башлап йөрүче, оештыручы да.

    “Урамыбызның һәр нигезе, гаиләләре тыныч булсын, балалары, оныклары, оныкчыклары исән-имин, сау-сәламәт йөрсеннәр, дип үткәрелә урам Коръән ашы”, – диләр өлкәннәр.

    Өлкән буынга бу изге эш күңел тынычлыгы, рәхәтлек бирә, киләчәккә ышаныч тудыра. Яшьләр өчен тәрбияви чара. Чөнки анда өлкән апалар, абыйлар гына түгел, яшьләр, балалар да бар иде. Алар да иң изге теләкләргә кушылып дога кылдылар.

    – Юкка гына безнең Кызыл Бистә урамы шәһәрдә тыныч урамнарның берсе булып саналмый, – диде Сәгыйдә Гаязова. – Киләчәктә дә хәвеф-хәтәрләр күрсәтмәсен, борчу-казалар бирмәсен.

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: