erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча ЗАГСында 100нче сабый теркәлде

Ел башыннан Арча ЗАГСында теркәлгән йөзенче сабый 10 май көнне бала табу йортыннан чыгарылды.

 

Әнисе Зөлфия белән нәни Мәдинәне әтисе Илшат, апасы Зәринә, абыйсы Әнвәрдән тыш,  район башлыгы Илшат Нуриев, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Мөхетдинов, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Фәридә Бәхтиярова каршы алды.

Ишектән чыгуга каршында район җитәкчеләрен дә күргәч Зөлфия каушап китте. Шунда беренче булып янына балалары йөгереп килеп, кочагына атылдылар. Ире хатына зур чәчәк бәйләме тоттырды һәм шәфкать туташы кулыннан җайлап, кадерләп кенә баласын алды. 

– Сезне чын күңелдән бу шатлыклы көнегез белән котлыйм. Тигезлектә, шатлыкта һәм бәхеттә яшәп, сәламәт булып, сабыегызны да сау-сәламәт, игелекле бала итеп үстерегез, – диде район башлыгы Зөлфия һәм Илшатны бу истәлекле көннәре белән котлап. 

Илшат Нуриев бәхетле парга “ТАССРның 100 еллыгы” дигән истәлек билгесе, бала өчен кирәк-яраклар алырга 5 мең сумлык сертификат һәм чәчәк бәйләме тапшырды. Аннан барысы бергә истәлеккә фоторәсемгә төштеләр.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Зөлфия белән Илшат Җәләевлар Арча Питомнигында яшиләр. Илшат үзе тумышы белән Югары Бирәзәдән, ә Зөлфия Әтнә районы Бәхтияр авылыннан. Арча Сабантуенда танышканнар. Бер-берсен бер күрүдә ошатканнар. Ике ел тирәсе очрашып йөргәннән соң, гаилә корып яши башлаганнар.

– Питомникта йорт салып чыктык. Үз йортыбыз булуы бик яхшы. Тик менә урам юлы гына бик начар, шунысы үзәккә үтә, – диде Илшат. – Тормышыбыз мул. Эшебез бар. Зөлфия Казанда хастаханәдә ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү бүлегендә эшләп, декрет ялына китте, ә мин төзелештә. Шулай ук үз эшем бар, гараж ишекләре, тәрәзәләр ясыйм. Балалар матур гына үсеп килә. Олы кызыбыз Зәринәгә 12 яшь, Яңа Кенәр интернат мәктәбендә укый, икенче улыбыз Әнвәргә 7 яшь. Ул балалар бакчасына йөри. Быел укырга керә. Хәзер менә гаиләбезне кечкенә Мәдинәбез тулыландырды.

– Ни өчен сирәгрәк очрый торган Мәдинә дигән исем сайладыгыз? – дип сорадым бәхетле әтидән.

– Бу исемне бергәләп уйлап таптык. Мәдинә – Гарәп илендәге изге шәһәр исеме. Мәдәният учагы, дигәнне дә аңлата. Безгә бик ошады, – диде Илшат. – Нәни кызыбыз сау-сәламәт, игелекле генә түгел, изге күңелле дә булып үссен, гаиләбезгә бәхет һәм шатлык китерсен.

    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X