Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Арчада "Автобабай", "Автоәби"ләр ярышты (+фотолар)

    Котлыйбыз. Юлларда исән-имин йөрергә язсын.

    Бүген Арчада "Автобабай", "Автоәби" бәйгеләре үткәрелде. Анда алтмыш яшьтән өлкәнрәк яшьтәге машина белән идарә итүчеләр көч сынашты. Автобабайлар арасында беренче урынны Дамир Шакиров яулады. Икенче урында 84 яшьлек Яәъфәр Шәмиев. Мөхәммәт Гыйльметдинов пьедесталның өченче басыкычында. 

    Реклама

    Автоәбиләр арасында  Мәмсәдән Тәнзилә Вәлиева беренчелекне берәүгә дә бирмәде. Икенче урында Әлфия Дәүләтова, Өченче - Наҗия Гыйззәтуллина. 

    Котлыйбыз. Юлларда исән-имин йөрергә язсын.

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: