Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Арчада Донорлар көне

    Иртән 9нчы яртыда башланып 1 гә кадәр дәвам итте ул.

    Кеше күп иде. Район мәдәният йортында оештырылган чарада  чират торып кан бирделәр. Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Кан үзәге һәм район үзәк хастаханәсе оештырды акцияне. Медицина хезмәткәрләре үзләре дә читтә калмады. Кан тапшырдылар. Барысы 93 кеше кан биргән. Бер бирүдә 450 мл кан алына. Барысы 43 литр кан һәм кан компонентлары җыелган. Шушы игелекле эштә катнашучыларга зур рәхмәт. Исән-сау булсыннар! Тулырак итеп район газетасында язып чыгарбыз.

    Реклама

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: