erid:2VtzquqpS7d
Арчада карп балыгы кайда саталар?
Арча яңалыклары

Арчада карп балыгы кайда саталар?

Юлда бер хатын туктатты.

-- Арчада кайда карп балыгы саталар икән?-- дип сорады. -- Карап балыгы ашыйсы килә иде, табып булмый.

Үзем дә бер көнне Арчада карп балыгы эзләдем. Табып булмады. 

-- Чулпанга барып алыгыз, Чулпанда саталар, -- диделәр.

Шимбә көн ярминкәдә сатканнар аны. Эссен кибете янында да саткалыйлар, диләр. 

Без бу мәсьәләне ачыкларга тырышып карадык. Әмма әлегә сорау ачык кала. Арча үзәгендә карп балыгын сатуны оештырып булмыймы икәнни?! Махсус сату урыны булып, барып кына ала торган.

 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Комментарии

  • аватар

    Без имени

    0

    0

    Узебезнен Арчада рыбхоз бар, андагы балыклар кайда, кем ашый аларны?