erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада мода кичәсе

Якташыбыз.

Арча мәдәният йортында “@zemfira­_brend”тан “Иртә” дигән матурлык һәм мода кичәсе үтте.

Аны Арча үзәк китапханәсе хезмәткәрләре оештырды. Кичәдә Земфира Галиеваның этник юнәлештәге дизайнер эшләнмәләре коллекциясе күрсәтелде.

Кем соң ул Земфира Галиева, диярсез. Арчадан Фәридә һәм Зөфәр Насыйровларның кызы. Коркачыкта яши, дүрт бала үстерә. Бүген үз куллары белән матур әкият тудыра.

– Земфира безнең күз алдында үсте. Насыйровларның дүрт балалары да шундый булган, уңган, үзенчәлекле. Земфира үзенә аерым. Сәнгать мәктәбендә беренче адымнарын ясады, аннан дизайнерлыкка өйрәнгән,  – диде әлеге чарада катнашкан Рәмзия Хәмидуллина. – Минем кызыма туй күлмәге тегеп бирде ул. Өч көн эчендә. Әнисен матур күлмәкләр белән баетты. Хәзер менә үзенең коллекциясен дә булдырган, үз эшен ачарга җыена, талантын тормышка ашырырга уйлый. Уңышлар яшь талант иясенә.

21 гасыр киемнәрдәге яңа стильләр белән аерылып тора. Милли бизәкләр белән баетылган күлмәк, костюмнар безгә аеруча ошый. Гомумән, костюмнарда хәзер милли детальләрне еш очратабыз. Земфира Галиева да шуңа басым ясаган.

Ни өчен ул стильләштерелгән милли киемнәргә тукталган? Бу сорауга дизайнерның үз җавабын тыңлыйк.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Арчада милли аяк киемнәре берләшмәсе бар иде. Хәтерләсәгез, анда милли орнамент белән бик матур чүәкләр чиктеләр. Шул күңелгә кереп калганмы, татар орнаменты белән костюмнар, күлмәкләр күрсәм, күңелне шатлыклы хисләр биләп ала. Нигә этник юнәлештәге бизәкләр белән эшләнгән костюмнарны популярлаштырмаска? – диде Земфира Галиева.

Серен дә чиште: Казанда үтәчәк хатын-кызлар форумында катнашып, хатын-кызларны үз бренды белән таныштырырга уйлый ул.

– Мин зур булмаган коллекцияләр эшлим. Игътибарымны сыйфатка юнәлдерәм. Бөтен күңелемне бирәм. Киемнәремдә – минем эчке халәтем. Күлмәк – хатын-кызны бизи. Ул матур да, уңайлы да булырга, шул ук вакытта кеше үзе булып калырга да тиеш,  – диде Земфира. – Ни өчен “@zemfira­_brend”? Шуның аша үземнең исемемне  популярлаштырырга уйлыйм. Шундый исем астында инстаграмда үземнең аккуантымны булдырдым. Кирәк кеше шунда кереп, эшләрем белән таныша ала. 

– Һәр милләтнең рухи гына түгел, милли-мәдәни мирасы – милли кием, гореф-гадәтләр, тел. Милли киемнәр кимәсәк тә, ниндидер элементларын булса да кертеп (ябык изү, озын җиң, күтәртмә яка һәм башкалар), шуңа омтылабыз, – диде районның “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Алсу Закарова. – Татар хатын-кызлары элек-электән үз киемнәре белән аерылып торган.

Коллекцияне тамашачыларга тәкъдим итү мизгелләре дә җитте. Күлмәкләрне үзебезнең кызлар – китапханәчеләребез күрсәтте. Аларны күргәч, йөзләргә елмаю кунды. Кием кешене бөтенләй үзгәртә шул. Аннан Земфира Галиева җиңел, якты, тәнгә рәхәт, кычкырып тормый торган ачык төстәге тукымалар кулланган. Дөрес, элементлар әлегә бертөрлерәк. Әмма бу бит әле аның үз эшен башлап җибәрүе генә. Башлангычы алкышлар яулаган икән, киләчәктә уңышка ирешү авыр булмаячак. Земфираның “Иртә” генә түгел, “Көн”, “Кич”, “Яз”, “Көз” дигән коллекцияләре дә туар әле, дип өметләнәбез. Төрле фигуралы, урта, өлкән яшьтәге хатын-кызлар, яшүсмерләр турында да онытмасын иде. Уңышлар телибез һәм киләчәктә “@zemfira­_brend”тан яңа күлмәкләр көтәбез.    

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X