erid:2VtzquqpS7d
Арчада район башлыгы туры эфирда сорауларга җавап бирде
Арча яңалыклары

Арчада район башлыгы туры эфирда сорауларга җавап бирде

Бүген район башлыгы Илшат Нуриев үзенең инстаграм битендә туры эфирда халык белән аралашып,сорауларга җавап бирде.

Сәгатьтән артык барган аралашу бик җанлы үтте. Бу мондый форматта район җитәкчесенең беренче чыгышы. Әйтергә кирәк, заманча һәм кыю адым. Район башлыгы белдергәнчә,хәзер ул атна саен үткәреләчәк. Сорауларны алдан да,туры эфир барышында да бирергә мөмкин.

Бүгенгесе дә шулай узды. Мөрәҗәгатьләрнең күбесе хәзерге эпидемиологик вәзгыять белән бәйле иде. Район башлыгына махсус режим таләпләре, бу чорда социаль объъектларның эшчәнлеге турында,шулай ук районда дәүләт программаларының үтәлеше,коммуналь хуҗалык,юллар торышы белән бәйле дистәләгән сораулар бирелде. Сорауларның кайберләре кабатлануга карамастан ,Илшат Габделфәртович аларның берсен дә игътибарсыз калдырмады, һәрберсенә җентекләп җавап бирде. Ул туры эфирда катнашкан һәркемгә район тормышына битараф булмаулары өчен рәхмәтен җиткерде һәм киләчәктә арчаларның шулай актив булуларын теләде.

Туры эфир барышын район башлыгы аккаунтында иртәгә кичке бишкә кадәр карап була әле.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев